В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ЮХИДИ Чүкеч һәм Урак урамының 22 номерлы йорты каршында булган һәлакәт шаһитларын эзли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). ЮХИДИ бер хатын-кызны бәрдерү шаһитларын эзли. Юл-транспорт һәлакәте 26 гыйнвар көнне 14.15 сәгатьтә Чүкеч һәм Урак урамының 22 номерлы йорты каршында була.
Көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә 43 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерә. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хатын-кыз уң яң яңак сөяге ачык сынуы һәм беләге сынуы белән хастаханәгә озатыла.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларын 8(843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Узган ял көннәрендә, ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 285 юл-транспорт һәлакәте чикләнгән.