В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәлакәт 9 апрельдә Чуйков урамында була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казанда 9 апрельдә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр.
16.00 сәгатьтә Чуйков урамының 52-нче йорты каршында көйләнүче җәяүлеләр кичүеннән юлны аркылы чыгучы 21 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерә. Машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан кача. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшь кызның сул табанының һәм уң тезенең йомшак тукымалары җәрәхәтләнә.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар.
Узган тәүлек эчендә Казанда 137 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күргән.