Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитлары эзли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Казанда җәяүлене бәрдерү шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 21 мартта 14.00 сәгатьтә Ибраһимов проспектында урнашкан сәүдә үзәкләренең берсенең парковкасында булган.
Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе маневрның куркынычсызлыгын тикшермичә, артка хәрәкәт итә һәм 59 яшьлек хатынны бәрдерә. Машина йөртүче Юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт булган урыннан кача. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче күкрәк читлеген һәм умыртка сөягенең бил өлеше җәрәхәтләре алган.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларын түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Узган тәүлектә Казанда 183 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 3-сендә зыян күрүчеләр булган. Нәтиҗәдә, 3 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы - 2 җәяүле һәм машина йөртүче - төрле тән җәрәхәтләре алган.