Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2024, 14:16

Язгы су басуга әзерлек чорында Нокса елгасының алты километр озынлыктагы үзәне чистартылачак

Көн саен участокта якынча сигез кеше эшли

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанда су басуга каршы чаралар дәвам итә, аерым алганда, шәһәрнең Совет районында волонтерлар Нокса елгасының алты километр озынлыктагы үзәнен чистарталар. Бригадага су юлын чүп-чардан һәм ботаклардан арындыру бурычы куелган. Көн саен участокта якынча сигез кеше эшли, алар су юлын ике-өч атна эчендә чистартырга тиеш. Әмма эш моның белән генә тәмамланмый – язгы ташу вакытында волонтерлар участокны янә тикшереп чыгачаклар.

Волонтерлар бригадасы җитәкчесе Михаил Шошев сүзләренә караганда, Нокса елгасы Себер трактындагы 48 нче йорттан алып Казансу елгасы үзәненә кадәрге участокта чистартыла. Әлеге территориядә су басу куркынычы Аркылы Нокса, 1 нче Вольская, Школьная, Кооператив, Вишневый Сад һәм башка урамнарга яный.

Хәзер волонтерлар судан вак ботакларны җыя, әмма күтәреп булмаслык зур агачлар да очрый. Мондый очракларда махсус техника җәлеп ителә.

«Эшчеләр су юлын ауган агачлардан чистарталар, чөнки нәкъ менә алар елгаларда чүп өемнәре барлыкка килүгә сәбәпче була. Су өслегендәге чүп башта ботакка эләгә, аннары барысы да, магнит кебек бер-берсенә тартылып, зур өем барлыкка китерәләр», – дип аңлатты Михаил Шошев.

Моннан тыш, кондызлар, буалар буып, волонтерларга эшне арттыра икән. Елгада көчле җил вакытында ауган агачлар да, бакчачылар тарафыннан ташланган чүп тә җитәрлек.

Көненә участокта җиде-сигез кеше эшли. Алар 9:00 сәгатьтә киләләр һәм эш көннәрендә якынча 15:00 сәгатькә кадәр төшке ялсыз эшлиләр. «Ләкин су агымы күп булганда, ял юк. Без тәүлек әйләнәсе эшлибез, чөнки йортларны су басарга мөмкин булуын яхшы аңлыйбыз», – дип өстәде бригада җитәкчесе.

Казанда су басуга каршы чаралар көз һәм яз көннәрендә үткәрелә. Ел ахырында елганы чистарту җиңелрәк, чөнки хәрәкәтне кыенлаштыра торган кар юк, ә яз көне кешеләр, карга батып, авыр киемдә һәм техника белән эшләргә мәҗбүр.

Эшкә уртача ике-өч атна вакыт китә. Яз көне эшчеләр участокка елга әле күтәрелмәгән, ә кар инде эри башлаган вакытта киләләр, шуңа күрә сулыкларны марттан апрельгә кадәр чистарталар. «Сулыкларны чистарту андагы чүп өемнәренең күплегенә һәм участокка килү юлларына бәйле. Эчкә үтү авыр булган урыннарда эшчеләргә хәрәкәт итү дә кыен. Кызганычка каршы, бар җир дә киртәләп алынган. Бакчачылар коймаларны яр читеннән үк тотканнар», – диде Михаил Шошев.

Әмма эш моның белән генә бетми – ташу чорында бригада кабат участокны карап чыга. Ботаклардан торган чүп өемнәре барлыкка килсә, су дәрәҗәсен киметү һәм йортларны су басудан саклау өчен, елга юлын ашыгыч рәвештә чистарталар.

Исегезгә төшерәбез, су басу мәсьәләләре буенча казанлылар район администрацияләренә һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар. Март башында кар катламының биеклеге урыны белән 1-2 метрга җиткән, ә туфрактагы туң тирәнлеге төрле районнарда 50 дән 70 сантиметрга кадәр булган. Бу язда су басу зонасына гомуми мәйданы 12,6 кв.км булган, 386 йорт урнашкан шәһәр территорияләре эләгә, аларда 1223 кеше яши. Башлыча су басу куркынычы булган зоналарда шәхси йортлар урнашкан.

Элегрәк ТР башкаласында су басу куркынычы булган чорга югары әзерлек режимы кертелде. Рөстәм Гафаров елгаларны һәм яңгыр сулары канализацияләрен чистартуны тизләтергә, шулай ук «хроник» проблемалы урыннарны контрольдә тотарга йөкләмә бирде.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Нокса елгасында су басуга каршы чаралар гамәлгә ашырыла
Видеорепортаж
28.03.2024 13:11
Нокса елгасында су басуга каршы чаралар гамәлгә ашырыла
Барлык яңалыклар