Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2018, 11:04

Казанда “Үлемсез полк” акциясе вакытында 6 мобиль медицина пункты эше оештырыла

9 май көнне бәйрәм чараларында медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кизү торачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Алсу Сафина). 9 май көнне ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче сәламәтлек саклау учреждениеләре көчәйтелгән график буенча эшләячәк, ә бәйрәм чараларында медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кизү торачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыныңказан буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, стационарларда авыру һәм зыян күрүчеләрнең күпләп килү очракларына койкалар резервланган – койка фондының 10 проценты. Сырхауханәләрдә табиблар кизү торачак – терапевтлар һәм педиатрлар. Олылар сырхауханәләре бу көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, балалар сырхауханәләре – 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр. Моннан тыш, шәһәр ашыгыч медицина ярдәме станциясендә өстәмә бригадалар билгеләнгән.

И.Хәлфиев билгеләп үткәнчә, медицина хезмәткәрләре барлык бәйрәм чараларында кизү торачак. 8 май – М.Җәлил ис. опера һәм балет театрындагы тантаналы чарада һәм ветераннар өчен бәйрәм табыннары урыннарында.

9 майда ашыгыч медицина ярдәме бригадалары Арча һәм Архангельск зиратларындагы, Җиңү паркындагы чараларда кизү торачак.

Моннан кала, Меңьеллык мәйданында 4 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләячәк – 2 интенсив терапия бригадасы, 2 таиблар бригадасы. Ветераннар белән трибуналарда 2 медпункт оештырыла.

“Үлемсез полк” тантаналы акциясен ашыгыч медицина ярдәменең 3 бригадасы озата барачак. 6 мобиль медицина пункты Толстой ис.скверда, К.Маркс һәм Мөштәри урамнары, К.Маркс һәм Жуковский урамнары, К.Маркс һәм Гоголь урамнары киселешләрендә, Казан ратушасы бинасы янында, Казан Башкарма комитеты янында эшләячәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.05.2018
Барлык яңалыклар