Шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10.00-нан 16.00-га кадәр (тәнәфес: 12.00-дән 12.45-кә кадәр) кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Кирәк булган очракта белгечләр өйгә килеп тә ярдәм күрсәтәчәк.
Консультацияләр үткәрү вакытын, урынын һәм күздә тотылган мәсьәләләрне килештерү өчен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)238-35-09, +7(917)224-87-94. Шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10.00-нан 16.00-га кадәр (тәнәфес: 12.00-дән 12.45-кә кадәр) кабул ителә. Белгечләргә шулай ук түбәндәге адрес буенча язылырга мөмкин: Большая Красная ур., 30 (каб. 13).
Консультацияләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында оештырыла, дип хәбәр итәләр ведомствода.