В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр Мэры йөкләмәсе буенча пассажир предприятиеләрендә транспорт чаралары януның сәбәпләрен ачыклау өчен махсус комиссия булдырылган.
Фото: Марат Мугинов
Үткән атнада Казанга уртак тикшерүне уздыру өчен Минск автомобиль заводы вәкилләре килде. Җитештерүче завод белгечләренең килүе 10-нчы гыйнварга да планлаштырылган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков хәбәр итте.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта җәмәгать транспорты эшенә бәйле тискәре очраклар ешайды. «Без аларны яшереп калу ярамаганын аңларга тиеш. Шул ук вакытта бу эшне оештыручы һәм контрольдә тотучы хезмәтләр урыннарда. Тулаем алганда, җәмәгать транспорты катнашында аварияләр буенча статистика яхшы, әмма сирәк очраклар бар – әле янабыз, әле тормозламыйбыз, әле төшереп калдырабыз. Мондый ситуацияләргә шундук илтифат итәчәкбез. Барлык очракларда эшчеләребезнең эш-гамәлләре профессиональ дәрәҗәдә булган. Шуңа да карамастан, пассажирлардан гафу үтенәм», – диде министр.
МАЗ маркалы автобуслар янгынның өч резонанслы очрагы ПАТП-2 һәм ПАТП-4 хезмәт күрсәтә торган маршрутларда булды. «Ике очракта янгын чыгуның беренчел сәбәбе булып кабель блоктан машина йөртүче кабинасына коммутация блогына күчкән урында изоляция бозылу һәм салонның җылыткыч вентиляторы йомылу булды. Өченче очракта сәбәп ачыкланмаган, чөнки автобус тулысынча янып беткән. Йөртүче һәм кондукторлык составының һөнәри гамәлләре нәтиҗәсендә янып торган автобуслардан барлык пассажирлар чыгарылган, ут сүндергечләр кулланылган», – дип билгеләп үтте транспорт буенча комитет рәисе Айдар Абдулхаков. Трамвайларга килгәндә, автобуслардан аермалы буларак, алар үз эшләрен дәвам итәләр.
Татарстан башкаласына Минск автомобиль заводы белгечләре төркеме чакырылган иде – узган атнада предприятиеләрдә баш конструктор урынбасарлары һәм заводның баш инженеры, электр җиһазлары буенча баш белгеч эшләде. «Бергә ПАТП-2 һәм ПАТП-4 оешмаларының 40 автобусы тикшерелде. Җиһазларны – борт комплектларын, маршрут күрсәткечләрен санкцияләнмәгән тоташтырулар буенча кисәтүләр әйтелде. Тоташтырулар җитештерүче заводның сервис техник үзәге тарафыннан ясалган, ләкин тоташтыру урыннары килештерелмәгән. Безнең фикеребезчә, бу янгынның сәбәбе була алмый. 10-нчы гыйнварда уртак тикшеренү үткәрү һәм нәтиҗә ясау өчен завод белгечләренең тагын бер бригадасы киләчәк», – диде Айдар Абдулхаков.
Транспорт буенча комитет рәисе хәбәр иткәнчә, һәр предприятиедә МАЗ маркалы барлык автобусларда да, шәхси ташучыларны да кертеп, вентиляторларны йөз процент алмаштыру турында карар кабул ителгән. Шулай ук хәзер белгечләр өстәмә пиропатроннар урнаштыралар, алар ярдәмендә янгын чыккан очракта махсус җиһазлар эшләп китә. Моннан тыш, янгын сүндергечләр сатып алынган (һәр автобуска 2-шәр), искергән электр җиһазларын алмаштыралар, транспорт чаралары экипажлары белән инструктажлар үтәләр. Барлык бу процедураларны 31-нче декабрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. А.Абдулхаков эшләрне уздыру вакытында автобусларның хәрәкәт интервалын арттырырга мөмкин, дип кисәтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда автобусларны алыштыру аларны эксплуатацияләүнең 10 еллык срогы узу буенча план тәртибендә бара. Быел шәһәр 73 автобусны яңарта алган. Киләсе алмаштыру 2022 елда планлаштырыла. 10 яшьтән өлкәнрәк автобуслар линиягә чыкмый, дип ышандырды А.Абдулхаков.
Гомумән алганда, ел башыннан Татарстанда пассажирлар транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимүе теркәлгән. «11 ай эчендә республикада машина йөртүчеләр гаебе белән 121 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 2 кеше һәлак булды һәм 139 кеше җәрәхәтләр алды. Юл-транспорт һәлакәтләре саны 27 һәлакәткә кимегән, җәрәхәтләнүчеләр саны – 73 кешегә, үлүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә калган, – дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов. – Ел башыннан автобуслар йөртүчеләр гаебе белән 102 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер кеше һәлак булган һәм 117 кеше тән җәрәхәтләре алган. Мондый юл-транспорт һәлакәтләре саны – 18, яраланучылар 49 кешегә кимегән, һәлак булучылар саны узган ел дәрәҗәсендә сакланган. Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең 64,7%-ы автобус салоннарында пассажирларның егылуы тәшкил итә. Мондый һәлакәтләр Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама районы өчен хас.
Ел башыннан бирле республикада юл кагыйдәләрен бозуның 30 меңнән артык очрагы ачыкланган, шуларның 14 меңнән артыгы фото һәм видеотеркәлү юлы белән. 5 меңгә якын материал техник яктан төзек булмаган хәлдә автобуслар белән идарә итү өчен төзелгән. Автобус йөртүчеләр җибәргән тупас хокук бозулар арасында исерек килеш транспорт белән идарә итүнең 13 факты теркәлгән. 7 очракта транспорт чаралары белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр идарә иткән. Шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүнең 16 факты ачыкланган. Барлык очракларда да йөртүчеләрдән тыш, җаваплылыкка вазыйфаи һәм юридик затлар җәлеп ителгән, дип ассызыклады Д.Бикмөхәммәтов.
Шәһәр ара автобус маршрутларында машина йөртүчеләр белән дә профилактик эш дәвам итә. Федераль транспорт өлкәсендә күзәтчелек хезмәте дәүләт автоюл күзәтчелегенең Урта Идел төбәкара идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов сүзләренә караганда, быел җаваплылыкка 376 йөртүче җәлеп ителгән. Бу хезмәт күрсәтү даирәсенең легаль булмаган вәкилләре белән дә эш алып барыла. «Күпчелек ташучылар конкурс процедураларын үтте һәм маршрутлар картасын алды. Кызганычка каршы, безнең таләпләрне үтәргә теләмәүчеләр дә калды», – дип билгеләде Р.Рамазанов һәм халыкны легаль ташучылар хезмәтләреннән файдаланырга өндәде.