Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2018, 11:28

Казанда 5 меңгә якын урынга исәпләнгән 4 мәктәп һәм 3 яңа балалар бакчасы төзелә

Казан Мэры ассызыклаганча, шәһәрдә халык саны арту социаль инфраструктураны үстерү кирәклеген күрсәтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Зилә Гайфи). Соңгы 10 елда Татарстан башкаласында алдагы унъеллыкларга караганда, 3 тапкыр артык мәктәп һәм балалар бакчалары төзелгән. Хәзерге вакытта Казанда 4 мәктәп төзелә, алар 4749 балага исәпләнгән. Шулай ук эксплуатациягә 3 яңа балалар бакчасы тапшыру планлаштырылган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

Азат Нигъмәтҗанов сүзләре буенча, Казанның социаль инфраструктурасы шулай ук 13 яңа спорт мәйданчыгы, Константиновка бистәсендә 300 урынлы китапханәле күп функцияле үзәк һәм Борисково, Мирный һәм Салмачи бистәләрендә өч медицина учреждениясе белән тулыланачак. 3 балалар бакчасы “Весна”, “Арт сити” һәм “Станция “Спортивная” торак комплексларында ачылачак.

“Хәзерге вакытта 4 мәктәп төзелә. “Салават күпере” торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән ике мәктәп, Нокса авышлыгы урамында 88 укучылык “Светлая долина” торак комплексында һәм “Весна” торак комплексында 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп. Хәзер 1501 укучыга исәпләнгән мәктәпне РФ Төзелеш министрлыгының типлаштырылган проектлары реестрына кертү соравы карала. Сорау уңай хәл ителсә, Рәүис Гәрәев урамында төзелеш өчен җир билгеләп куелган”, - диде ул.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, шәһәрдә яшәүчеләр саны арту сәбәпле, социаль объектларны төзү динамикасын саклау мөһим. “Быел 2 мәктәп тапшырдык, тагын 4 төзелә. 1,5 мең балага исәпләнгән зур мәктәп төзелә. Бу гигантомания түгел, ә тормыш таләбе. Балалар саны арта, бүген мәктәпләрдә 120 мең бала укый, 2025 елда инде 195 мең бала мәктәптә укыячак. Безне бу шатландыра. Казанда соңгы елларда күзәтелгән бэби-бум күп нәрсә турында сөйли. Шул ук вакытта, 40% мәктәп ике сменалы режимда эшли, ә безгә 7 елдан 120 мең янына тагын 75 мең бала кабул итәргә кирәк булачак. Шуны исәпкә алып, без планнар төзергә тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.02.2018
Видеорепортаж
05.02.2018 10:44
Казанда 2017 елда 958 мең кв.м. торак төзелгән
Барлык яңалыклар

Казанда 5 меңгә якын урынга исәпләнгән 4 мәктәп һәм 3 яңа балалар бакчасы төзелә

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Зилә Гайфи). Соңгы 10 елда Татарстан башкаласында алдагы унъеллыкларга караганда, 3 тапкыр артык мәктәп һәм балалар бакчалары төзелгән. Хәзерге вакытта Казанда 4 мәктәп төзелә, алар 4749 балага исәпләнгән. Шулай ук эксплуатациягә 3 яңа балалар бакчасы тапшыру планлаштырылган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте. </p> <p> Азат Нигъмәтҗанов сүзләре буенча, Казанның социаль инфраструктурасы шулай ук 13 яңа спорт мәйданчыгы, Константиновка бистәсендә 300 урынлы китапханәле күп функцияле үзәк һәм Борисково, Мирный һәм Салмачи бистәләрендә өч медицина учреждениясе белән тулыланачак. 3 балалар бакчасы “Весна”, “Арт сити” һәм “Станция “Спортивная” торак комплексларында ачылачак. </p> <p> “Хәзерге вакытта 4 мәктәп төзелә. “Салават күпере” торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән ике мәктәп, Нокса авышлыгы урамында 88 укучылык “Светлая долина” торак комплексында һәм “Весна” торак комплексында 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп. Хәзер 1501 укучыга исәпләнгән мәктәпне РФ Төзелеш министрлыгының типлаштырылган проектлары реестрына кертү соравы карала. Сорау уңай хәл ителсә, Рәүис Гәрәев урамында төзелеш өчен җир билгеләп куелган”, - диде ул. </p> <p> Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, шәһәрдә яшәүчеләр саны арту сәбәпле, социаль объектларны төзү динамикасын саклау мөһим. “Быел 2 мәктәп тапшырдык, тагын 4 төзелә. 1,5 мең балага исәпләнгән зур мәктәп төзелә. Бу гигантомания түгел, ә тормыш таләбе. Балалар саны арта, бүген мәктәпләрдә 120 мең бала укый, 2025 елда инде 195 мең бала мәктәптә укыячак. Безне бу шатландыра. Казанда соңгы елларда күзәтелгән бэби-бум күп нәрсә турында сөйли. Шул ук вакытта, 40% мәктәп ике сменалы режимда эшли, ә безгә 7 елдан 120 мең янына тагын 75 мең бала кабул итәргә кирәк булачак. Шуны исәпкә алып, без планнар төзергә тиеш”, - диде шәһәр башлыгы. </p>