Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2021, 11:26

Казанда коронавирстан вакцинацияне 49 мең 485 кеше узган

Якындагы ике көндә ТР башкаласына бер мең дозага якын вакцина җибәреләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Алинә Бережная). Коронавирус инфекциясеннән 124 мең 513 татарстанлы вакцинация үтте инде, шуларның 49 мең 485-е – Казанда яшәүчеләр. Барлыгы республика 149 мең 422 доза вакцина алды, Казанның медицина оешмалары – 56 мең 393 доза. Якындагы ике көндә ТР башкаласына тагын бер мең доза вакцина җибәреләчәк. Шәһәрдә вакцинациянең ничек узуы турында бүген эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Бүгенге көнгә халыкны коронавирустан вакцинацияләү – дәүләт дәрәҗәсендә өстенлекле бурычларның берсе, дип ассызыклады Владимир Жаворонков. Ул билгеләп үткәнчә, коллектив иммунитетка ирешү өчен Татарстанның өлкән халкы санының 60%-ын вакцинация белән тәэмин итәргә кирәк, бу 1 млн 835 мең 507 кеше тәшкил итә, шул исәптән Казанда – 589 мең 372 кеше.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров вакцинация барышында зур хезмәт коллективларыннан мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә, шулай ук өлкән яшьтәге халыкны колачларга кирәк, дип ассызыклады. «Прививка – ирекле эш, ә аны беренче булып ясатучыларга батырлык таләп ителә иде. Бүген Россия вакцинасының иң яхшыларның берсе булуын ачык аңлау бар, кешеләр аны яхшы кичерә. Безгә барлык кешеләрне куркыныч төркеменнән булган, зур коллективларда эшләүчеләрне – укытучыларны, тәрбиячеләрне, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне җәлеп итү мөһим», – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.

Коронавирустан вакцинация Россия Федерациясенең профилактик прививкаларының милли календарена кертелгән. Владимир Жаворонков искә төшергәнчә, илдә өч вакцина теркәлгән – Н.Ф.Гамалеи исемендәге институтның «Спутник V», «Вектор» иститутының «ЭпиВакКорона», М.П.Чумаков исемендәге тикшеренүләрнең фәнни үзәге эшләгән «КовиВак» вакцинасы.

Вакцина төбәкләргә график буенча керә. Узган атнада республикага 33 мең 600 доза керде, шул исәптән Казанга – 10 мең 250 доза. «Кичә Татарстан тагын 26 мең 700 доза «Спутник V» вакцинасын алды, бүген бу партияне тарату башланды. Якын арада «ЭпиВакКорона»ның 3 мең 200 дозасы килүе көтелә», – дип хәбәр итте Владимир Жаворонков.

Казанда вакцинация поликлиникаларның 41 пунктында, шулай ук шәһәрнең өч сәүдә үзәгендә көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр уза. Гомумән алганда, сәүдә үзәкләрендә 2 мең 345 кеше прививка ясаткан, мобиль бригадаларның предприятиеләргә, шулай ук транспортсыз авыруларның өйләренә өстәмә рәвештә чыгулары оештырылган. «Бүген без вакцинациядән соң авыр өзлегүләрне күзәтмибез, кайберәүләрдә беренче ике көндә аз гына тән температурасы күтәрелә, баш авыртуы күзәтелә. Бу көтелгән реакция, аның турында халык алдан ук кисәтелә», – дип билгеләде Владимир Жаворонков.

Исегезгә төшерәбез, вакцинация ике этапта уза – башта беренче компонент кертелә, аннары өч атнадан – икенчесе. Вакцинация алдыннан мәҗбүри тәртиптә медицина тикшерүе уздырыла. «Вакцинага кертелү турындагы карар табиб тарафыннан һәр конкрет кешенең каршы күрсәткечләре булуга бәйле рәвештә аерым кабул ителә», – дип ассызыклады Владимир Жаворонков. Вакцинация процедурасын ТР яки РФ Дәүләт хезмәтләре шәхси кабинеты, 122 телефон аша, медицина оешмаларының колл-үзәгендә яки КФҮ аша узарга мөмкин. Вакцинация бушлай уздырыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.03.2021
Видеорепортаж
29.03.2021 10:38
Казанда 49 мең 485 кеше коронавируска каршы вакцинация узган
Барлык яңалыклар