В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Терекөмеш баганалары көндезге сәгатьләрдә минус 10 градус күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача җил исәчәк.
Бүген төнлә терекөмеш баганалары минус 17-19 градус күрсәтәчәк, шимбә көнне көндез һава температурасы минус 12-14 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык.
Якшәмбе һәм дүшәмбе көндез Татарстанда бераз кар һәм буран булырга мөмкин. Көньяктан уртача җил исәчәк. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә республикада минималь температура минус 16-21 градус тәшкил итәчәк, аяз вакытларда – минус 25 градуска кадәр. Көндез 28 гыйнвар көнне минус 11-16 градус булачак.
Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә республикада – минус 15-20 градус, аяз вакытларда минус 24 градуска кадәр булачак. Дүшәмбе көнне көндез максималь температура минус 11-16 градус тәшкил итәчәк.