1-нче апрельдә үзиреклеләр шәһәр халкыннан кайнар линия телефоннарына килгән 185 заявканы үтәгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда 10 көн эчендә волонтерлар 615 ялгыз яшәүче пенсионерга азык-төлек һәм дарулар китергән. Иреклеләр саны 300-дән 467-гә кадәр арткан. Волонтерлар штабына кешеләр җыю әле дә дәвам итә. Кичә, 1-нче апрельдә, үзиреклеләр шәһәр халкыннан кайнар линия телефоннарына килгән 185 заявканы үтәгән.
Телефоннан килгән шалтыратуларны оператив рәвештә башкару өчен волонтерларга Башкарма комитетның хезмәт автомобильләренең бер өлешен тапшырдылар. Азык-төлекне китерү өчен тагын 9 машина - «Милосердие» инициатив төркеменнән, 2 машина «Ак Барс» хоккей клубы җанатарларының инициатив төркеменнән бирелгән. Җанатарлар шулай ук азык-төлек җыелмаларын үз исәбенә сатып алырга әзер булуларын белдерделәр. Ә «Н2О» автоюу челтәре азык-төлек ташуда катнашучы үзиреклеләргә бушлай машиналар юу мөмкинлеге бирү инициативасы белән чыкты.
Азык-төлек продуктларын һәм дару препаратларын китерү ярдәменнән 65 яшьтән өлкәнрәк булган шәһәрлеләр, шулай ук иммун системасы зәгыйфьләнгән кешеләр һәм коронавирус инфекциясенең катлаулы төркеменә эләккән хроник авырулар файдалана ала. Сатып алулар исемлегендә бары тик дарулар һәм беренче кирәкле товарлар - ярмалар, сөт, икмәк һәм башкалар гына булырга мөмкин, алар гариза бирүче акчасына сатып алына.
Волонтерлар көн саен ике сменада эшли. Волонтерлар штабына кешеләр җыю дәвам итә - бу эшкә 18 яшьтән өлкәнрәк, респиратор авырулары булмаган барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Исегезгә төшерәбез, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен азык-төлек продуктларын һәм даруларны өйгә китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары Татарстан башкаласында 23-нче марттан бирле эшли.
Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән заявкалар сайттагы «Ачык Казан» системасында яисә +7(843)236-4-123 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә.