В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1350 кеше мәшгульлек үзәкләрендә яңа белгечлекләргә укулар уза.
Казанда хезмәт базарында киеренкелекне киметү өчен берничә чара гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча федераль чараларның берсе –эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән гражданнар өчен эш бирүчегә җәмәгать эшләрен оештырганда өлешчә хезмәт өчен түләү чыгымнарын финанслар белән тәэмин итүгә һәм эштән азат ителү куркынычы янаган оешмалар хезмәткәрләрен вакытлыча эшкә урнаштыру вакытында өлешчә хезмәт өчен түләүгә субсидияләр бирү.
Казанда әлеге чараларны тормышка ашыру өчен 114 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, аларның 28 млн нан артыгы эш бирүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итүгә субсидия рәвешендә җибәрелгән.
Моннан тыш, сәнәгать тармагы предприятиеләренә эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне укыту өчен бер хезмәткәргә 59 мең 580 сум күләмендә субсидияләр тапшырыла. Хәзерге вакытта әлеге субсидия 118 хезмәткәргә белем бирү өчен 1 млн 473 мең 29 сум күләмендә бирелгән.
Әлеге ярдәм чараларын алу өчен предприятиеләр һәм оешмалар мәшгульлек хезмәтенә +7(843)562-48-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Казан шәһәре районнарының мәшгульлек үзәкләренең контакт мәгълүматлары сайтта күрсәтелгән.
«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 1350 гражданны яңадан укыту оештырылды. Яңа белгечлек алырга теләгән казанлылардан барлыгы 5000 нән артык гариза килгән. IT-өлкә, маркетинг, интернет-маркетинг, эретеп ябыштыру технологияләре, кондитер, пешекчелек эше, ресторан хезмәте, туризм, кунакханә эше, логистика, менеджмент, эшмәкәрлек, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү, кадрлар белән идарә итү, психология иң популяр компетенцияләр булган.