В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу – бәйрәм чаралары уздыру белән бәйле
12 июньдә, Россия көнендә, Казанның җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. 21:00 сәгатьтән кайбер автобус һәм троллейбус маршрутларының эше көчәйтеләчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Үзгәрешләр 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 47, 74, 75, 89 нчы номерлы автобусларга кагылачак. Шулай ук 1 нче һәм 2 нче номерлы троллейбусларның эше көчәйтеләчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласында Россия көнендә шәһәрнең берничә үзәк урамында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк.