В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Начар һава торышы нәтиҗәләре бетерелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Казанда Г.Тукай урамындагы 5-нче һәм 55-нче, шулай ук Соловки юнгалары урамындагы 1-нче һәм 6-нчы номерлы трамвайлар хәрәкәте туктатылды.
Бу коеп яуган яңгырдан соң су җыелу белән бәйле, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП. Начар һава торышы нәтиҗәләре бетерелә.
Шул ук вакытта, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Казан халыкара аэропорты штат режимында эшли. Электр белән тәэмин итүне сүндерү турында хәбәр килмәде.