В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илсур Метшин юлларны чистартуны һәм кар чыгаруны үз вакытында башкарырга чакырды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Дмитрий Никитин). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казанның юл хезмәтләре карны вакытында җыештыру һәм урамнарны бозлавыкка каршы эшкәртүгә аерым игътибар бирәләр. Моннан тыш, персоналның һәм авария бригадаларының тәүлек буе кизү торуы оештырылачак. Аномаль кар яву очракларында, булган 550 берәмлек җыештыру техникасы паркына өстәмә 300 берәмлеккә кадәр техника җәлеп итү мөмкинлеге бар, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүләренең, тукталыш мәйданчыкларының, чыршы шәһәрчекләренә якын территорияләрнең, паркларның һәм скверларның торышы аерым контрольдә тотыла. Электр белән тәэмин итүдә авария хәлендәге өзеклекләрдә җир асты кичүләрен су басуны булдырмау өчен, суырту чаралары һәм электр генераторлары әзерләнгән.
Илсур Метшин юлларны чистартуны һәм кар чыгаруны үз вакытында башкарырга чакырды. «Шәһәр урамнарында чисталыкны тәэмин итү өчен бөтен көчне тупларга кирәк», – дип ассызыклады ул.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казан районнарында ачык һавада 160 чара узачак. Аларның беренчеләре узган атнада ук старт алды, ә 24-нче декабрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда төп шәһәр чыршысы ачылды. Бу бәйрәм мәйданчыгы Иске Яңа елга кадәр эшләячәк, ул 13-нче гыйнвардан 14-нче гыйнварга каршы төндә бәйрәм ителә. Барлык архитектура-сәнгать яктыртуы тышкы яктырту эш графигы нигезендә кабызылачак һәм сүндереләчәк.
«Тышкы яктырту системасының тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә кирәк, – дип өстәде Игорь Куляжев. – «Казэнерго» берләшкән диспетчерлык хезмәте бригадаларының кизү торуын оештырды. Шулай ук белгечләр яңа ел иллюминациясе торышын даими күзәтеп торалар».
Халыкка уңайлы булсын өчен җәмәгать бәдрәфләренең эш графигы үзгәртелде. 24-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр алар көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Чыршы шәһәрчекләре янындагы бәдрәф модульләре 31-нче декабрьдән 2-нче гыйнварга кадәр төнге 2 сәгатькә кадәр озайтылган режимда эшләячәк. Шулай ук стационар иҗтимагый бәдрәфләргә өстәмә буларак, бу чорда 50 биобәдрәф урнаштырылачак.