Тифлокомментаторлар һәм сурдотәрҗемәчеләр ярдәмендә спектакльләрне ишетү һәм күрү сәләтенә зыян килгән балалар карый алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Казанда «Чикләрсез театр» проекты кысаларында начар күрүче һәм начар ишетүче балалар өчен спектакльләр күрсәтү дәвам итә. 17-нче ноябрьдә шәһәр Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә сәламәт балалар да, ишетү һәм күрү сәләтенә зыян килгән балалар да карый алган «Дикий» спектаклен күрсәттеләр.
«Чикләрсез театр» - «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Казан яшь тамашачы театры проекты. Спектакльләр вакытында тифлокомментатор сәхнәдә барган барлык вакыйгаларны (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерларның гамәлләре) колакчыннар аша тапшыра, ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» булыша. Проектны тормышка ашыруда Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтә проект авторлары.
Спектакльләрнең премьерасы агымдагы елның апрелендә күрсәтелде. «Игелекле эшләр көне» фонды директоры Рөстәм Хәсәнов билгеләп үткәнчә, киләсе елда проект дәвам итәчәк, ике куелыш буенча тагын дүрт спектакль күрсәтү планлаштырыла.