В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан» гаилә үзәге янында урнашкан төп чыршы 26-нчы декабрьдә эшли башлаячак, бәйрәм программасы 16.00 сәгатькә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында ачык һавада 160-лап чара узачак. Чаралар программасы турында тулырак бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында Яңа ел марафоны ноябрь ахырында ук Бөек Устюгтан килгән Бөтенроссия Кыш бабае визитыннан башланган. Бүген бистәләрдә һәм торак массивларда чыршылар актив ачыла. Мәсәлән, Отар, Сухая река, Левченко, «Салават күпере» бистәләрендә. «Черек күл» паркында һәм Казан ипподромында чыршы шәһәрчекләре ачылды.
«Бүген Яңа ел мәйданчыклары «Сосновая роща» паркында, Ленин мәдәният йорты янындагы «Крылья Советов» паркында, Сыртланова урамындагы «Калейдоскоп» паркында ачылачак. Бу - шәһәр халкының яраткан урыннары», - диде А.Абзалов һәм шушы көннәрдә Дәрвишләр бистәсендә һәм «Континент» паркында чыршылар ачылачагын билгеләде.
«Казан» гаилә үзәге янында урнашкан төп чыршы 26-нчы декабрьдә эшли башлаячак, бәйрәм программасы 16.00 сәгатькә планлаштырылган. Мәдәният идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, быел бәйрәмнең төп символы 35 метрны тәшкил итә. Ул яктылык гөмбәзе, төрле куәттәге 93 мең светодиод, 12 яктылык пушкасы һәм 640 якты гирляндалар белән бизәлгән. «Шәһәрчек кыш дәвамында эшләячәк. Яңа ел каникуллары вакытында биредә көн саен 17.00 сәгатьтә бәйрәм программалары узачак», – дип билгеләп үтте спикер.
Ул Яңа ел төнендә Казанда барлык зур чыршы шәһәрчекләре эшләячәк, әмма программалар ике мәйданчыкта узачак, дип ассызыклады: «Черек күл» паркы һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы шугалакта. Чаралар 31-нче декабрьдә 22.00 сәгатьтә башлана һәм 1-нче гыйнварның 3.00 сәгатендә тәмамлана.
Җәмәгать тәртибен саклау һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов Казанда 31-нче декабрьдә бәйрәм итүнең төп мәйданчыкларында 250-дән артык полиция, Росгвардия, шәхси сак хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләрнең эшләячәген җиткерде.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Мәдәният идарәсе «Паркларда кыш» проекты кысаларында ачык һавада 160 чара әзерләгән. «Калейдоскоп», «Сосновая роща», «Крылья Советов» паркларында, Дәрвишләр бистәсендә, Казан ипподромында күңелле чаралар оештыру планлаштырылган. Горький паркында метлобол – хоккей һәм квиддич катнашмасы буенча турнир, «Гарри Поттер» романнарыннан уйлап чыгарылган спорт уены буенча турнир уздыру планлаштырылган. Шулай ук биредә «Казан чаналары» конкурсы узачак, анда барлык теләүчеләр дә чакырыла. Быел чараның темасы - ТАССРның 100 еллыгы.
Икенче гыйнварда – «Ак чәчәкләр» бульварында театраль тамаша, 3-нче гыйнварда – заманча татар музыкасы концерты, ә 5-нче гыйнварда Magicool төркеме чыгышы булачак. «Черек күл» паркында шугалакта керлинг, фигуралы шуу буенча концерт программалары һәм мастер-класслар планлаштырылган. Шәһәр парклары һәм скверларындагы ябык павильоннарда яшь шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары өчен дәресләр оештырыла. «Шулай ук урам театрларының, шул исәптән Мәскәүнең «Высокие братья» коллективының гастрольләре көтелә. 26-30 декабрьдә алар 10 яңартылган җәмәгать территориясендә 10 спектакль тәкъдим итәчәк», – дип өстәде А.Абзалов.
Брифингта шулай ук билгеләп үтелгәнчә, бәйрәмнәр вакытында Татарстан башкаласында туристлар агымы зур булачак. Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кунакларга Казан буенча да, республиканың башка туристлык үзәкләре буенча да зур экскурсия программасы әзерләнүен хәбәр итте. С.Иванов фикеренчә, туристларны җәлеп итү урыны булып республиканың Арча районындагы Кыш Бабай резиденциясе торачак, ул кышкы каникулларның барлык көннәрендә дә эшләячәк. Бәйрәм көннәрендә анда 7 меңгә якын кеше булыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2020» бүлеге ачылды. Биредә бәйрәм программасы, чыршы шәһәрчекләре, фейерверклар җибәрү мәйданчыклары, Яңа ел каникулларында җәмәгать транспорты эше, хоккей тартмалары, шугалак һәм чаңгы трассалары турында мәгълүмат җыелган.