В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
25-нче майда көндез Казанда һава +14-16 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Татарстанда һәм аның башкаласында якындагы берничә тәүлеккә төнлә һава торышы шактый түбән булачак, хәтта туфракта кырау төшү мөмкинлеге дә фаразлана.
Һава торышы алмашынучан болытлы, шимбә көнне явым-төшемсез булачак, 26-нчы майда, якшәмбе, яңгыр көтелә. Җил көчсез, алмашынучан юнәлештә исәчәк. Киләсе төндә Казанда һава температурасы нульдән + 2 градуска кадәр булачак, төнге сәгатьләрдә туфракта кырау минус 1 градуска кадәр җитәр, дип фаразлана. Республикада төнге температура нульдән +4 градуска кадәр булачак, һавада урыны белән минус 1 градуска кадәр, туфракта – минус 3 градуска кадәр кырау булыр, дип көтелә.
25-нче майда көндез Казанда һава +14-16 градуска кадәр, Татарстан Республикасында – +12-17 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Гомумән алганда, 26-нчы майда Татарстан Республикасы буенча көньяктан уртача җил көтелә, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге 15 метрга кадәр җитәчәк. Һаваның минималь температурасы төнлә +1-6 градус тәшкил итәчәк, урыны белән минус 1 градуска кадәр, туфракта минус 2 градуска кадәр кырау булачак. Көндез термометр баганалары 18-23 градуска кадәр күтәреләчәк.