В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт юлның Татарстан урамыннан Һади Такташ урамына кадәрге өлешендә чикләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казанда 4 июньнән 5 июньгә каршы төндә Сәлимҗанов урамы буенча транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә. Юл ябылу Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләре белән бәйле.
4 июнь 20.00 сәгатьтән 5 июнь 05.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте юлның Татарстан урамыннан Һади Такташ урамына кадәрге өлешендә чикләнә, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.