Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2025, 11:51

Казанда 19 апрельдән 20 апрельгә каршы төндә храмнарда һәм монастырьларда Пасха гыйбадәтләре узачак

Шәһәрлеләрне йөртүне тәэмин итү өчен, җәмәгать транспорты махсус чыгарылачак

20 апрельдә православие динен тотучылар христианнарның төп бәйрәмен – Гайсә Мәсих Терелүе – Пасханы билгеләп үтәчәкләр. 19 апрельдән 20 апрельгә каршы төндә шәһәр храмнарында һәм монастырьларында тантаналы гыйбадәт кылулар узачак. 20 апрельдә Казан Мәрьям Ана иконасы соборында төнге гыйбадәт тәмамлангач, шәһәр халкын йөртү өчен, төнге сәгать өчкә җәмәгать транспорты махсус чыгарылачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов сөйләде.

«Транспортның махсус бирелү схемасы эшләнгән, проблемалар булырга тиеш түгел. Гыйбадәтханәләрдә дин тотучыларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирүегезне һәм барлык чараларны да лаеклы дәрәҗәдә уздыруыгызны сорыйм», – дип йөкләде Казан мэры Илсур Метшин.

Автобуслар казанлыларны Большая Красная һәм Карл Маркс урамнарында «КАИ» тукталыш пунктлары янында көтәчәк.

Автобуслар пассажирлар таләбе буенча тукталышлар белән хәрәкәт итәчәк:

10 нчы маршрут – Совет мәйданы юнәлешендә;

30 нчы маршрут – Дуслык тыкрыгы юнәлешендә;

30 нчы маршрут – Вокзал урамы юнәлешендә;

60 нчы маршрут – Дәрвишләр торак массивы юнәлешендә;

89 нчы маршрут – Гудованцев урамы юнәлешендә.

Җаваплы структуралар тарафыннан Пасха гыйбадәтләре уздырыла торган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күреләчәк, дип билгеләде Илгиз Сарманов.

Пасхага бәйрәм чаралары башланды инде. Әйтик, 13 апрельдә, Бәрмәнчек якшәмбесе көнендә, Казанда «Ак чәчәк» хәйрия акциясе узды. «Бу көнне битараф булмаганнар хәйрия ихтыяҗларына акча бирә алдылар һәм истәлеккә символик кәгазь бөреләр алдылар, аларны үз куллары белән педагоглар, якшәмбе һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, мәхәллә хезмәткәрләре һәм иреклеләр ясады», – дип хәбәр итте Илгиз Сарманов.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
14.04.2025 14:44
Казанда 19 апрельдән 20 апрельгә каршы төндә храмнарда һәм монастырьларда Пасха гыйбадәтләре узачак
Барлык яңалыклар