В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Икенче чиратның яңа йортында социаль ипотека программасында катнашучылар яшәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Казанда "Салават күпере" микрорайонында яңа яшәүчеләр барлыкка килде – 8 кварталда Наил Йосыпов ур., 7-нче номерлы 340 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды.
Икенче чиратның яңа йортында социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук авария хәлендәге торактан күченүчеләр, грант алучы табиблар, Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәячәк.
Йортның инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, техник заказчы - Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, ә подрядчы – "Ак Таш" ҖЧҖ.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Салават күпере" микрорайонының икенче чираты 2924 фатирга исәпләнгән 10 йорттан тора, 8-2 номерлы йорт – өй туен бәйрәм иткән дүртенче йорт. Ел ахырына кадәр биредә 1139 фатирга исәпләнгән тагын биш йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.