Якындагы чара киләсе атнада планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
Ярминкәләргә килүчеләргә район предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында сөйләячәкләр, дәүләт гарантияләре мәсьәләләре, хезмәт өлкәсендәге законнар буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Якындагы чара – эш бирүче көне – 12 нче мартта узачак. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне 10:00 дән 12:00 гә кадәр Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-30-67. Шул ук филиалда вакансияләр мини-ярминкәсе 26 нчы мартта 10:00 дән 12:00 гә кадәр оештырылачак.
Совет районы буенча мәшгульлек үзәге бүлегендә казанлыларга эшкә урнашырга 14 нче мартта ярдәм итәчәкләр. Вакансияләр мини-ярминкәсе 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Филиал Р.Зорге урамы, 102 йорт адресы буенча урнашкан. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
19 нчы мартта Вахитов һәм Идел буе районнары халкы өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылачак. Эш эзләүчеләр, эшкә урнашуда ярдәм сорап, 9:00 дән 11:00 гә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алачак. Консультацияләр +7(843)224-86-83 телефоны буенча үткәрелә.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәшгульлек үзәге филиалында оештырылачак вакансияләр мини-ярминкәсе чаралар сериясен тәмамлаячак. Ул 27 нче мартта 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Бүлек Ибраһимов проспекты, 41 йорт адресы буенча урнашкан. Кызыксындырган сорауларны +7(843)560-88-98 телефоны буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Казанда эшсезләр саны меңнән артык кешегә кимегән, ә эшсезлек дәрәҗәсе 0,49% тан 0,27% ка кадәр төшкән. Шәһәрнең 13 меңнән артык эш урыны тәкъдим итүче 2 мең оешмасыннан вакансияләр пакеты формалаштырылган. Гражданнарны эшкә урнаштыру максатыннан вакансияләр тәкъдим итүче 62 ярминкә уздырылган.