Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2024, 14:50

Казанда быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 454 йорт территориясе ремонтланачак

Ишегалларында автомобильләр кую өчен өстәмә 5 меңгә якын парковка урыны җиһазландырылачак

Фото: Марат Мөгыйнов

Быел Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 500 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт-бетон өслек яңартылачак. 153 йорт территориясендә эшләр инде башланган, бүгенге көндә алар якынча 13% ка үтәлгән. Төзекләндерүдән соң ишегалларында автомобильләр кую өчен өстәмә 5 меңгә якын парковка урыны барлыкка киләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Быел барлыгы 454 йорт яны территориясе яңартылачак, эшләргә 3,75 млрд сум бүлеп бирелгән. Юлларны һәм тротуарларны ремонтлаудан тыш, ишегалларында эскәмияләр һәм урналар, балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар урнаштырылачак, контейнер мәйданчыклары тәртипкә китереләчәк, тышкы яктырту тоташтырылачак. Бүгенге көндә 5,6 меңнән артык кече архитектура формаларын һәм җиһазларны әзерләүгә һәм кайтартуга килешүләр төзелгән.

Эшләрнең үтәлешен контрольдә тоту процессына халык та җәлеп ителә – искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне социаль челтәрләрдә, программаның рәсми сайтында, шулай ук +7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны буенча калдырырга мөмкин.

«Безнең ишегалды» программасы республикада инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Казанда 1829 йорт ишегалды төзекләндерелгән, аларда 2,5 млн кв.м асфальт-бетон өслек ремонтланган. «Программаның төп принцибы – парковка урыннары, яшел зоналар, балалар мәйданчыклары балансын һәм юллар, тротуарлар киңлеге буенча нормативларны саклау. Инженерлык коммуникацияләрен урнаштыру һәм агач-куакларны утырту урыннары да һичшиксез исәпкә алына», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 06.05.2024
Видеорепортаж
06.05.2024 11:23
2024 елда Казанда юл челтәрен үстерүгә һәм ремонтлауга 16,3 млрд сум акча юнәлдереләчәк
Барлык яңалыклар