Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2024, 14:51

Казанда быел федераль проект буенча Ноксаны чистарта башлаячаклар

Эшләрне 27,9 км озынлыктагы елга үзәнендә үткәрү планлаштырыла

Фото: Денис Гордийко

Агымдагы елдан Казанда Нокса елгасын чистарту башланачак. Эшләр илнең су объектларын экологик сәламәтләндерү буенча яңа федераль проект кысаларында гамәлгә ашырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан проект-смета документациясе инде төзелгән, ул дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алган. Эшләрне башкаруга федераль бюджеттан 703,4 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узган брифингта билгеле булды.

Нокса елгасын сәламәтләндерү инициативасы белән Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе чыккан. Елга тамагыннан башлап 27,9 километрга сузылган су үзәнен чистарту планлаштырыла. Бүгенге көндә территориядә 25 тән артык тикшерү үткәрелгән һәм аеруча проблемалы урыннар ачыкланган. Елганы сәламәтләндерү процессына этаплап керешәчәкләр – эшләр җиде өстенлекле участокта алып барылыр дип көтелә. Елганың үзен чистартудан тыш, сулыкның яр буйларын чүп-чардан арындыру буенча акцияләр үткәреләчәк, аларга шәһәр халкын һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен җәлеп итәчәкләр.

Нокса елгасын чистарту илнең су объектларын экологик сәламәтләндерү буенча 2025-2030 елларга исәпләнгән федераль проект кысаларында планлаштырылган. Ул «Иделне сәламәтләндерү» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларына алмашка килә. Хәзер Россия хөкүмәте проект паспортын формалаштыру белән мәшгуль.

Татарстаннан Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына барлыгы 29 су объектын сәламәтләндерү һәм 17 чистарту корылмасын реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр җибәрелгән.

Барлык яңалыклар