Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2026, 11:09

Казанда бу елны күпфатирлы 420 йортның ишегалларын төзекләндерәчәкләр

«Безнең ишегалды» программасын тәмамлау өчен тагын 301 йорт яны территориясен яңартырга кирәк

Денис Гордийко фотосы

Казанда «Безнең ишегалды» программасы нигезендә бу елны 100 мең кеше өчен 420 ишегалды яңартылачак. Төзекләндерелгән территорияләрнең мәйданы 550 мең квадрат метрдан артыграк булачак. Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган йомгаклау хисабында әлеге мәгълүматларны Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Эшләр барышында ишегалларына яңа тротуарлар ясала яки булганнары төзекләндерелә, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырту баганалары, спорт һәм балалар мәйданчыгына уен җиһазлары урнаштырыла, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары яңартыла. Халык белән килештереп, парковка урыннары булдырыла.

2025 елда 600 мең квадрат метр мәйданда 466 ишегалды төзекләндерелгән.

«Рәисебез тарафыннан гамәлгә ашырыла торган, бу елларда без күп көч куйган «Безнең ишегалды» программасы шәһәр мохитен яхшырту куәтен көчәйтеп җибәрде. Каралган, уңайлы ишегалды – ул рәсем генә түгел, һәр кеше өчен тормышны кабул итүгә йогынты ясый торган мөһим фактор. Моңа кадәр буш торган ишегалларында төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң тормыш кайный башлый, без моны бик еш күрәбез. Мондый киңлекләр әле төзекләндерү чираты килеп җитмәгән күрше ишегалларында яшәүчеләрне дә җәлеп итә. Ләкин андыйлар саны азая бара. Бу елны башкарылачак эшләрдән соң төзекләндереләсе өч йөз ишегалды гына калачак. Өч меңнән артык төзекләндерелгән ишегалды янәшәсендә, әлбәттә, бу бик кечкенә генә сан. Нәтиҗәнең тулылыгы өчен алар да, һичшиксез, төзекләндереләчәк. Ул вакытта безнең, Казан – барлык ишегаллары тәртипкә китерелгән шәһәр, дип әйтергә тулы хакыбыз булачак», - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин эшнең мөһимлеген.

Исегезгә төшерәбез, республика рәисенең «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда гамәлгә ашырыла башлады. Алты ел эчендә Казанда 2754 ишегалды төзекләндерелгән. Аларда 600 меңгә якын кеше яши. Шулай итеп, программа башланганнан бирле төзекләндерелергә тиешле ишегалларының 79% ы төзекләндерелгән. Бу елда башкарыласы эшләрне исәпкә алганда, программа 91% ка үтәләчәк. 2027 елга Казанда 301 ишегалды төзекләндерелмәгән булып кала.

Барлык яңалыклар