В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Безнең ишегалды» программасын тәмамлау өчен тагын 301 йорт яны территориясен яңартырга кирәк
Денис Гордийко фотосы
Эшләр барышында ишегалларына яңа тротуарлар ясала яки булганнары төзекләндерелә, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырту баганалары, спорт һәм балалар мәйданчыгына уен җиһазлары урнаштырыла, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары яңартыла. Халык белән килештереп, парковка урыннары булдырыла.
2025 елда 600 мең квадрат метр мәйданда 466 ишегалды төзекләндерелгән.
«Рәисебез тарафыннан гамәлгә ашырыла торган, бу елларда без күп көч куйган «Безнең ишегалды» программасы шәһәр мохитен яхшырту куәтен көчәйтеп җибәрде. Каралган, уңайлы ишегалды – ул рәсем генә түгел, һәр кеше өчен тормышны кабул итүгә йогынты ясый торган мөһим фактор. Моңа кадәр буш торган ишегалларында төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң тормыш кайный башлый, без моны бик еш күрәбез. Мондый киңлекләр әле төзекләндерү чираты килеп җитмәгән күрше ишегалларында яшәүчеләрне дә җәлеп итә. Ләкин андыйлар саны азая бара. Бу елны башкарылачак эшләрдән соң төзекләндереләсе өч йөз ишегалды гына калачак. Өч меңнән артык төзекләндерелгән ишегалды янәшәсендә, әлбәттә, бу бик кечкенә генә сан. Нәтиҗәнең тулылыгы өчен алар да, һичшиксез, төзекләндереләчәк. Ул вакытта безнең, Казан – барлык ишегаллары тәртипкә китерелгән шәһәр, дип әйтергә тулы хакыбыз булачак», - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин эшнең мөһимлеген.
Исегезгә төшерәбез, республика рәисенең «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда гамәлгә ашырыла башлады. Алты ел эчендә Казанда 2754 ишегалды төзекләндерелгән. Аларда 600 меңгә якын кеше яши. Шулай итеп, программа башланганнан бирле төзекләндерелергә тиешле ишегалларының 79% ы төзекләндерелгән. Бу елда башкарыласы эшләрне исәпкә алганда, программа 91% ка үтәләчәк. 2027 елга Казанда 301 ишегалды төзекләндерелмәгән булып кала.