В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә эпидемиологик вәзгыять турында Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
Фото: Денис Гордийко
«Сәламәтлек саклау системасында иң зур йөкләнеш беренчел звенога төшә. Бүгенге көндә авырып киткән медицина хезмәткәрләре саны барлык составның 24% ын тәшкил итә», – дип хәбәр итте Владимир Жаворонков.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 1 мең 720 урын әзерләнгән, ә буш урыннар саны өлеше 16% тәшкил итә. Табиблар арасында авырулар саны арту сәбәпле, бөтен медицина персоналына йөкләнеш сизелерлек артты. 26 нчы гыйнвардан башлап медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә 84 җиңел автомобиль бүлеп бирелгән, шулай ук Республика медицина югары уку йортлары ординатураларыннан 300 кеше җибәрелгән, ә медицина оешмалары үзләре җиде көнлек эш графигына күчкән.
«Без гражданнарны мөмкин булган кадәр табибны көннең икенче яртысында чакырырга чакырабыз, чөнки нәкъ менә әлеге чорда медперсоналга йөкләнеш сизелерлек кими, хастаханәләрдә чиратлар азая», – дип ассызыклады В.Жаворонков.
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны артты. Көн саен 2 меңнән артык шалтырату кабул ителә, бу узган елның декабрь күрсәткеченнән ике тапкыр артып китә. «Хәзер бригадалар яңа баштан формалаштырылган, өстәмә ставкалар бүлеп бирү хисабына линияләрдә бригадаларны арттыру өчен белгечләр туплау эше алып барыла», – дип сөйләде В.Жаворонков.
«Коронавирус инфекциясе чигенми, һәм төп авырлыкның беренчел звено белгечләре җилкәсенә төшүен күрәбез. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә медицина персоналына йөкләнеш сизелерлек кимер дип өметләнәм», – дип ассызыклады Казан Мэры.
В.Жаворонков хәбәр иткәнчә, 6 нчы февральдә РФ Баш дәүләт санитар табибының коронавирус йогышын профилактикалау турындагы карары үз көченә кергән.