Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2022, 14:20

Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны ике тапкыр арткан

Шәһәрдә эпидемиологик вәзгыять турында Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Казанда соңгы вакытта яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының шактый артуы күзәтелә. Гыйнварның дүртенче атнасында эпидемия бусагасы уртача еллык күрсәткечтән артып китте: өлкәннәр һәм 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар арасында 162% тәшкил итте, ә үсеш темпы өченче атна күрсәткечләре белән чагыштырганда 98% ка җитте. Эпидемиологик вәзгыять турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшинга ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков җиткерде.

«Сәламәтлек саклау системасында иң зур йөкләнеш беренчел звенога төшә. Бүгенге көндә авырып киткән медицина хезмәткәрләре саны барлык составның 24% ын тәшкил итә», – дип хәбәр итте Владимир Жаворонков.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 1 мең 720 урын әзерләнгән, ә буш урыннар саны өлеше 16% тәшкил итә. Табиблар арасында авырулар саны арту сәбәпле, бөтен медицина персоналына йөкләнеш сизелерлек артты. 26 нчы гыйнвардан башлап медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә 84 җиңел автомобиль бүлеп бирелгән, шулай ук Республика медицина югары уку йортлары ординатураларыннан 300 кеше җибәрелгән, ә медицина оешмалары үзләре җиде көнлек эш графигына күчкән.

«Без гражданнарны мөмкин булган кадәр табибны көннең икенче яртысында чакырырга чакырабыз, чөнки нәкъ менә әлеге чорда медперсоналга йөкләнеш сизелерлек кими, хастаханәләрдә чиратлар азая», – дип ассызыклады В.Жаворонков.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны артты. Көн саен 2 меңнән артык шалтырату кабул ителә, бу узган елның декабрь күрсәткеченнән ике тапкыр артып китә. «Хәзер бригадалар яңа баштан формалаштырылган, өстәмә ставкалар бүлеп бирү хисабына линияләрдә бригадаларны арттыру өчен белгечләр туплау эше алып барыла», – дип сөйләде В.Жаворонков.

«Коронавирус инфекциясе чигенми, һәм төп авырлыкның беренчел звено белгечләре җилкәсенә төшүен күрәбез. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә медицина персоналына йөкләнеш сизелерлек кимер дип өметләнәм», – дип ассызыклады Казан Мэры.

В.Жаворонков хәбәр иткәнчә, 6 нчы февральдә РФ Баш дәүләт санитар табибының коронавирус йогышын профилактикалау турындагы карары үз көченә кергән.

• Төп үзгәрешләр
• коронавирус инфекциясеннән вакцинация булу-булмавына карамастан, COVID-19 йоктыручылар белән элемтәдә булган кешеләрне изоляцияләү бетерелде;

• «хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы», «кискен респиратор вирус инфекциясе» һәм «грипп» диагнозлы кешеләрне COVID-19 га тикшерү гамәлдән чыгарылды;

• әгәр дә дәвалау чоры 7 һәм аннан да күбрәк көн булса, пациентларны өйгә чыгару, дәвалаудан соң (стационар шартларда да, амбулатор шартларда да) оештырылган коллективларга керүне рөхсәт итү COVID-19 га лаборатор тикшерүдән башка гамәлгә ашырыла. COVID-19 расланган диагнозлы пациентны дәвалау (күзәтү) чоры 7 календарь көненнән ким булган очракта, хастаханәдән чыгару һәм оештырылган коллективларга чыгу рөхсәтен алу лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсен алганнан соң гамәлгә ашырыла, ул, лаборатор тикшерүнең уңай нәтиҗәсен алганнан соң, 3 календарь көннән дә иртәрәк башкарылырга тиеш түгел;

• пациентны стационардан амбулатор шартларда дәвалауны дәвам итү өчен чыгару COVID-19 га лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсен алганчы гамәлгә ашырылырга мөмкин (коммуналь фатирда, тәүлек буе яши торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә, тулай торакларда һәм кунакханә хезмәте күрсәтә торган урыннарда яшәүче пациентлардан тыш);

• медицина тикшеренүләрен үткәрү бетерелде;

• COVID-19 йоктыручылар белән элемтәдә булган кешеләрне медицина күзәтүе астында тоту бетерелде.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.02.2002
Видеорепортаж
07.02.2022 13:20
Казанда ковид госпитальләренең провизор бүлекләренә мөрәҗәгатьләр саны артты
Барлык яңалыклар

Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны ике тапкыр арткан

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Казанда соңгы вакытта яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының шактый артуы күзәтелә. Гыйнварның дүртенче атнасында эпидемия бусагасы уртача еллык күрсәткечтән артып китте: өлкәннәр һәм 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар арасында 162% тәшкил итте, ә үсеш темпы өченче атна күрсәткечләре белән чагыштырганда 98% ка җитте. Эпидемиологик вәзгыять турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшинга ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков җиткерде.

«Сәламәтлек саклау системасында иң зур йөкләнеш беренчел звенога төшә. Бүгенге көндә авырып киткән медицина хезмәткәрләре саны барлык составның 24% ын тәшкил итә», – дип хәбәр итте Владимир Жаворонков.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 1 мең 720 урын әзерләнгән, ә буш урыннар саны өлеше 16% тәшкил итә. Табиблар арасында авырулар саны арту сәбәпле, бөтен медицина персоналына йөкләнеш сизелерлек артты. 26 нчы гыйнвардан башлап медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә 84 җиңел автомобиль бүлеп бирелгән, шулай ук Республика медицина югары уку йортлары ординатураларыннан 300 кеше җибәрелгән, ә медицина оешмалары үзләре җиде көнлек эш графигына күчкән.

«Без гражданнарны мөмкин булган кадәр табибны көннең икенче яртысында чакырырга чакырабыз, чөнки нәкъ менә әлеге чорда медперсоналга йөкләнеш сизелерлек кими, хастаханәләрдә чиратлар азая», – дип ассызыклады В.Жаворонков.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны артты. Көн саен 2 меңнән артык шалтырату кабул ителә, бу узган елның декабрь күрсәткеченнән ике тапкыр артып китә. «Хәзер бригадалар яңа баштан формалаштырылган, өстәмә ставкалар бүлеп бирү хисабына линияләрдә бригадаларны арттыру өчен белгечләр туплау эше алып барыла», – дип сөйләде В.Жаворонков.

«Коронавирус инфекциясе чигенми, һәм төп авырлыкның беренчел звено белгечләре җилкәсенә төшүен күрәбез. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә медицина персоналына йөкләнеш сизелерлек кимер дип өметләнәм», – дип ассызыклады Казан Мэры.

В.Жаворонков хәбәр иткәнчә, 6 нчы февральдә РФ Баш дәүләт санитар табибының коронавирус йогышын профилактикалау турындагы карары үз көченә кергән.

Төп үзгәрешләр

коронавирус инфекциясеннән вакцинация булу-булмавына карамастан, COVID-19 йоктыручылар белән элемтәдә булган кешеләрне изоляцияләү бетерелде;

«хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы», «кискен респиратор вирус инфекциясе» һәм «грипп» диагнозлы кешеләрне COVID-19 га тикшерү гамәлдән чыгарылды;

әгәр дә дәвалау чоры 7 һәм аннан да күбрәк көн булса, пациентларны өйгә чыгару, дәвалаудан соң (стационар шартларда да, амбулатор шартларда да) оештырылган коллективларга керүне рөхсәт итү COVID-19 га лаборатор тикшерүдән башка гамәлгә ашырыла. COVID-19 расланган диагнозлы пациентны дәвалау (күзәтү) чоры 7 календарь көненнән ким булган очракта, хастаханәдән чыгару һәм оештырылган коллективларга чыгу рөхсәтен алу лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсен алганнан соң гамәлгә ашырыла, ул, лаборатор тикшерүнең уңай нәтиҗәсен алганнан соң, 3 календарь көннән дә иртәрәк башкарылырга тиеш түгел;

пациентны стационардан амбулатор шартларда дәвалауны дәвам итү өчен чыгару COVID-19 га лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсен алганчы гамәлгә ашырылырга мөмкин (коммуналь фатирда, тәүлек буе яши торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә, тулай торакларда һәм кунакханә хезмәте күрсәтә торган урыннарда яшәүче пациентлардан тыш);

медицина тикшеренүләрен үткәрү бетерелде;

COVID-19 йоктыручылар белән элемтәдә булган кешеләрне медицина күзәтүе астында тоту бетерелде.