В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17–19 сентябрь көннәрендә авыр йөк машиналарын йөртү тыела
Татарстан башкаласында халыкара Kazan Digital Week форумы үткәрелү көннәрендә югары дәрәҗәдәге куркыныч матдәләр ташый торган транспорт чараларының туктап торуын һәм хәрәкәтен тыячаклар. Мондый төр авыр йөк машиналарын 17–19 сентябрь көннәрендә йөртү тыела.
Халыкара Kazan Digital Week форумы 2025 елда Казанда «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә үтәр дип көтелә. Форум икътисади бәйсезлек өчен мөһим технологияләр җитештерү һәм импортны алмаштыру мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә җирлек булдыра торган фәнни-техник мәгълүматлар белән алмашуга һәм фәнни-техник активларны берләштерүгә юнәлдерелә.