Казанда урамнарның кайбер участокларында транспорт парковкасын чикләячәкләр. Бу БРИКС саммитын әзерләү һәм уздыру белән бәйле.
19 октябрьнең 0:00 дән 24 октябрьнең 23:59 га кадәр автомобильләрне түбәндәге урыннарга куярга ярамый:
Марсель Сәлимҗанов урамыннан Бассейн урамына кадәр Пушкин урамы буйлап ике юнәлештә;
Тихомирнов урамы участогында Оренбург трактына кадәр Универсиада проспекты буйлап ике юнәлештә;
Универсиада проспектыннан Казан чигенә кадәр Оренбург тракты буйлап ике юнәлештә;
Оренбург тракты буенча 172 нче йорт районында автомобиль юлы буйлап;
Татарстан урамы буенча Габдулла Тукай урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр ике юнәлештә;
Подлужная урамыннан Тихомирный урамына кадәр Вишневский урамы буйлап ике юнәлештә;
Тихомирный урамыннан алып Һади Такташ урамына кадәр Н.Назарбаев урамы буйлап ике юнәлештә;
Петербург урамы буенча Миңнуллин урамыннан алып Ульянов-Ленин урамына кадәрге участокта ике юнәлештә;
Университет урамы буенча Уң яр Болак урамыннан Кремль урамына кадәр юлда ике юнәлештә;
Профсоюз урамы буйлап Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәрге участокта ике яктан;
Меңьеллык мәйданыннан алып Сәетгалиев урамына кадәр Ташаяк урамы буйлап ике юнәлештә;
Сәетгалиев урамы буенча Ташаяк урамыннан Яхин урамына кадәрге участокта ике юнәлештә;
Яхин урамыннан Чернышевский урамына кадәр Борхан Шаһиди урамы буенча ике юнәлештә;
Мәҗит Гафури урамыннан алып Ирек урамына кадәр Кызыл Татарстан урамы буйлап ике юнәлештә;
Дзержинский урамыннан Борхан Шаһиди урамына кадәр Чернышевский урамы буйлап ике юнәлештә;
Чернышевский урамыннан алып Т.Гыйззәт урамына кадәр Г.Исхакый урамы буйлап ике юнәлештә;
Пушкин урамыннан Тихомирнов урамына кадәр Щербаков тыкрыгы буйлап ике юнәлештә;
Тихомирнов урамыннан Сәлимҗанов урамына кадәр Айдинов урамы буйлап ике юнәлештә;
Островский урамы буенча Айдинов урамыннан Муса Җәлил урамына кадәрге юлда ике юнәлештә;
Туфан Миңнуллин урамы буенча Тихомирнов урамыннан Островский урамына кадәрге участокта ике юнәлештә;
Николай Ершов урамындагы 1 нче йорт янындагы юл буйлап ике якка да;
Миллениум күпере астындагы борылыш элмәгендә Ф.Әмирхан урамындагы 1 нче йорттан 1 нче бинага кадәр ике яктан;
Вишневский урамыннан Чехов урамына кадәр Н.Ершов урамы буйлап ике юнәлештә;
Чехов урамыннан Театр урамына кадәр К.Маркс урамы буйлап ике юнәлештә;
Большая Красная урамы буенча Толстой урамыннан Жуковский урамына тиклем юлда ике яктан;
Казан Кремленнән Университет урамына тиклем участокта Кремль урамы буенча ике юнәлештә;
Профсоюз урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр Лобачевский урамы буйлап ике юнәлештә;
Театр урамы буенча Дзержинский урамыннан Касаткин урамына тиклем участокта ике юнәлештә;
Пушкин урамыннан Малая Красная урамына кадәр Бассейн урамы буйлап ике юнәлештә;
Адамюк урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр Малая Красная урамы буйлап ике юнәлештә;
Фукс урамы буенча Бехтерев урамыннан алып Дзержинский урамына кадәр юлда ике яктан;
Толстой урамы буенча К.Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр участокта ике яктан;
Жуковский урамы буенча Большая Красная урамыннан К.Маркс урамына кадәр участокта ике яктан;
Таҗи Гыйззәт урамыннан алып Ташаяк урамына кадәр Мәскәү урамы буйлап ике юнәлештә;
Мәскәү урамыннан Борхан Шаһиди урамына кадәр Т.Гыйззәт урамы буйлап ике юнәлештә;
Уң яр Болак урамы буйлап Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр юлда ике яктан;
Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр Сул яр Болак урамы буйлап ике яктан;
Айвазовский урамыннан Волков урамына кадәр Лесгафт урамы буйлап ике юнәлештә;
Волков урамы буенча Лесгафт урамыннан Айвазовский урамына тиклем участокта ике юнәлештә;
Айвазовский урамы буенча Волков урамыннан алып Роща Фрунзе урамына тиклем юлда ике юнәлештә;
Айвазовский урамыннан Тихомирнов урамына кадәр Роща Фрунзе урамы буйлап ике юнәлештә;
Т.Миңнуллин урамы буенча Тихомирнов урамыннан Сәлимҗанов урамына кадәр участокта ике юнәлештә;
С.Хәким урамы буенча Бичурин урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр участокта ике юнәлештә;
Ф.Әмихан урамы буенча С.Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр юлда ике юнәлештә;
Миллениум күпере буйлап ике якка да;
Декабристлар урамы буенча Горсоветская урамыннан Кремль дамбасына кадәр участокта ике юнәлештә;
Декабристлар урамыннан алып Меңьеллык мәйданына тиклем участокта Кремль дамбасы буйлап ике юнәлештә;
Меңьеллык мәйданы буенча ике юнәлештә дә;
Мәскәү урамыннан Г.Тукай урамына кадәр Татарстан урамы буйлап.
22 октябрьнең 0:00 сәгатьтән 24 октябрьнең 23:59 сәгатькә кадәр транспорт корылмалары астындагы мәйданчыкларда транспорт чараларын машина кую урыннары чикләнәчәк:
Универсиада проспекты — Вишневский урамы;
«УРАМ» экстрим-паркы районында Миллениум күпере астында;
Ф.Әмирхан урамы – Чистай урамы;
Ф.Әмирхан урамы – Х.Ямашев проспекты.
18 октябрьнең 0:00 дән 24 октябрьнең 23:59 га кадәр машинаны түбәндәге участокларда калдырырга ярамый (автобуслардан тыш):
Сыртланова урамы буйлап Гарифьянов урамыннан Мәүлетов урамына кадәр;
Җиңү проспектындагы җирле юл буйлап Фучик урамыннан Җиңү проспектындагы 50 нче йортка кадәр;
Н.Җиһанов урамы буйлап Ә.Камалиев проспектыннан С.Әхтәмов урамына кадәр;
Петербург урамында Суконная урамыннан Н.Назарбаев урамына тиклем;
Петербург урамы буйлап Суконная урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр җирле юл буйлап;
А.Казембек урамы буенча Бертуган Батталовлар урамыннан алып А.Казембек урамындагы 3 нче йортка тиклем юлда;
Бертуган Батталовлар урамыннан Белые Росы урамына кадәр автомобиль юлы буйлап;
Р.Гәрәев урамындагы 117 һәм 117а номерлы йортлар янында.