Бүген, туган тел көнендә һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, Казанда бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салынды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, республиканың иҗат интеллигенциясе вәкилләре, Габдулла Тукай талантын хөрмәт итүчеләр катнашты.