Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2020, 17:50

Казанда киләсе елда 5-11 сыйныф укучылары өчен мәктәп туклануына каралган ташламалар сакланачак

Илсур Метшин Башкарма комитетны депутат корпусының тәкъдимнәрен исәпкә алырга чакырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген шәһәр Ратушасында узган Казан шәһәр думасының III сессиясендә бюджет проекты турында фикер алышканда депутатлар бюджетта чыгымнар каралмаган социаль мөһим чаралар буенча сораулар бирде. Казан Мэры Илсур Метшин бу бурычлар шәһәр бюджетын үтәү барышында хәл ителәчәк, дип аңлатты.

Шулай итеп, Сергей Виноградов Федераль дәрәҗәдәге яңалыклар белән бәйле рәвештә ташламалы категориядәге укучыларны тукландыру ничек оештырылачагы белән кызыксынды. Элек аларга ике тапкыр бушлай туклану каралган иде. «1-нче сентябрьдән барлык 1-4-нче сыйныф укучылары да бушлай туклана. 5-11-нче сыйныф укучылары өчен каралган туклану ташламалары саклана. Моннан тыш, киләсе елда 5-11-нче сыйныф укучыларына, категориягә бәйсез рәвештә, мәктәпләрдә туклану өчен 8 сум компенсацияләнәчәк, - дип сөйләде И.Мөхәммәтшин. - Сез биргән сорау бездә билгеләнгән. Без аны икътисадый ситуациядән һәм финанслауның өстәмә чыганаклары булу-булмаудан чыгып аерым фикер алышачакбыз».

Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе Булат Котдусов билгеләп үткәнчә, профильле комиссияләрдә депутатлар киләсе елга бюджетның чыгым өлешендә чагылыш тапмаган мөһим чараларны финанслауга аеруча мохтаҗ. Әйтик, аутист балалар белән эшләүче педагогларның хезмәте өчен түләүгә чыгымнар тулы күләмдә тәэмин ителмәгән, гомуми белем бирү мәктәпләренең спорт залларын ремонтлауга, мәгариф һәм яшьләр сәясәтенең, физик культураның һәм спортның яңа объектларын тотуга финанслау юк. Шулай ук юлларны җыештыру һәм карап тоту, техниканы яңарту, яшелләндерү, гомумшәһәр чараларын үткәрү, гидротехник корылмаларны ремонтлау һәм агымдагы карап тоту исәпкә алынмаган. «Әмма тәкъдим ителгән проектны барлык комиссияләр депутатлары, аның катлаулы һәм киеренке булуына карамастан, хуплады. Барлык депутатлар да бюджет акчаларын экономияле, максатчан һәм нәтиҗәле тоту зарурлыгын билгеләп үттеләр», - дип йомгаклады ул.

Чыгышны тыңлап, контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев билгеләп үткәнчә, Казан бюджеты 2021 елга да, план чорына да керемнәр һәм чыгымнар буенча балансланган. Тәкъдим ителгән проект бюджет законнары нормаларына һәм нигезләмәләренә туры килә.

«Тулаем алганда, 2021 елның бюджеты бүгенге көннең барлык чынбарлыкларын һәм килеп туган икътисадый вәзгыятьне исәпкә ала. Үзенчәлекләр арасында шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элеккеге кебек үк, социаль әһәмияткә ия һәм беренче чираттагы чыгымнар планлаштырылган, бюджетның социаль юнәлеше сакланып калган, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Шул ук вакытта депутатлар бюджет турында фикер алышканда шәһәр хуҗалыгының финанслау белән тулысынча тәэмин ителмәгән кайбер юнәлешләренә игътибар иттеләр. Бу бурычларны безгә шәһәр бюджетын үтәү барышында хәл итәргә кирәк булачак».

Шәһәр башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, төбәк Хөкүмәте ярдәме белән шәһәр аерым мәсьәләләрне хәл итү өчен өстәмә финанслау ала, юллар, социаль инфраструктура объектлары төзелеше буенча республика проектлары гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады. Шәһәр тормышының башка өлкәләре дә игътибарсыз калмый. Милли проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында күп эшләр башкарыла, дип өстәде ул.

«Игътибар итәсем килә, бюджетны үтәгәндә, бюджет балансын сакларга һәм шәһәрнең барлык йөкләмәләрен тулысынча финансларга мөмкинлек бирәчәк барлык чараларны алдан күрергә һәм уздырырга кирәк булачак. Без салымнарны тулысынча җыюны тәэмин итәргә, башка чыганакларны җәлеп итәргә һәм депутатлар белән бергә, беренче чиратта, өстәмә керемнәр нинди юнәлешләргә кулланылачагын билгеләргә тиеш», - диде Илсур Метшин һәм, ишегалларын, йортларны һәм юл челтәрен капиталь ремонтлау буенча перспектив программаларны формалаштырганда, бюджетны үтәү вакытында депутатлар корпусының тәкъдимнәрен исәпкә алырга кирәк, дип ассызыклады.

Фоторепортаж
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының III сессиясе, 16.12.2020
Видеорепортаж
16.12.2020 13:32
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының III сессиясе, 16.12.2020
Барлык яңалыклар