223 светофор объектында ремонт эшләре башкарылды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казанда 2020 елда 1953 юл билгесе алыштырылды һәм 5872-се төзәтелде. 8861 юл билгесен санкцияләнмәгән рекламадан чистарттылар.
Моннан тыш, «Юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасы» муниципаль казна учреждениесе хезмәткәрләре юл контроленең 503 шкафын тәртипкә китергән.
223 светофор объектында ремонт эшләре башкарылган, дип хәбәр итә Казанның транспорт комитеты.
2021 елның 1-нче гыйнварыннан 12-нче гыйнварына кадәр шәһәрдә 96 юл билгесе төзәтелгән. Вишневский урамы, Әмирхан проспекты, шулай ук Николай Ершов урамы буйлап, Миллениум күперенә таба юл чатында юл билгеләре юылды.