Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2023, 17:40

Казанда Россиянең халык артисты Фоат Мансуров истәлеген мәңгеләштерделәр

Мемориаль такта күренекле дирижер яшәгән Карл Маркс урамындагы йортның фасадында урнаштырылды.

Фото: Мәдәният идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче гыйнвар). Казанда күренекле дирижер, педагог, ТАССР һәм РФ халык артисты Фоат Мансуров истәлеген мәңгеләштерделәр. Мемориаль такта Карл Маркс урамындагы 23/6 нчы номерлы йортның фасадына куелды, әлеге йортта дирижер яшәгән.

Мемориаль такта ачу тантанасы бүген узды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, дирижерның кызы Марина Мансурова, цех буенча коллегалары, дуслары, укучылары һәм башкалар катнашты.

«Әти турында озак сөйләп була – ул күңелле, шул ук вакытта җаваплы, игътибарлы, кырыс, харизмалы һәм юмор хисе булган кеше иде. Мине һәрвакыт андагы чиксез рухи көч сокландырды», - дип уртаклашты Россиянең халык артисты кызы. Ул ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, ТР Хөкүмәтенә һәм ТР Мәдәният министрлыгына әтисе истәлегенә мемориаль такта урнаштыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Тантана чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Белешмә:

Фоат Мансуров 1928 елның 10 нчы гыйнварында Казакъ ССРның Алма-Ата шәһәрендә туа. Ул Казакъ дәүләт университетын, Курмангазы исемендәге Алма-Ата дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Л.Гинзбургта Мәскәү консерваториясе аспирантурасында дирижерлык осталыгына өйрәнә.

1968 елда Ф.Мансуров М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының баш дирижеры була, 1969 елдан – Зур театр дирижеры. 1989 елдан ТР Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1970 елдан – Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, 1986 елдан – Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

Татарстанда иҗат чорында Фоат Мансуров Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил», Фәрит Яруллинның «Шүрәле» спектакльләрен яңа редакциядә башкара. Шулай ук ул Татарстан композиторларының күп кенә симфоник әсәрләрен – Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Фасил Әхмәтов, Александр Миргородский, Анатолий Луппов һәм башкаларны беренче башкаручы була.

Барлык яңалыклар