В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Федерациясенең һәм ТАССРның атказанган юристына мемориаль тактаны Пушкин урамындагы 66/33-нче номерлы йорт фасадында урнаштырачаклар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 18-нче ноябрь). Казанда Пушкин урамындагы 66/33-нче номерлы йорт фасадында РФ һәм ТАССРның атказанган юристы, ТР прокуроры (1992-2000 еллар), ТР Конституция судының беренче рәисе Сәйфихан Нәфиевка мемориаль такта урнаштырачаклар. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Мемориаль такта кую тәкъдиме ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Прокуратурасына карый.
Истәлекле тактада болай дип язылган булачак: «2000-2004 елларда бу бинада Татарстан Республикасы Конституция судының беренче рәисе, Россия Федерациясенең һәм ТАССРның атказанган юристы, 1992-2000 елларда Татарстан Республикасы прокуроры Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев эшләде». Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.