В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль такта Кирпичников урамындагы 15-нче номерлы йорт фасадына эленәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Казанда бер торак йортның фасадына Советлар Союзы Герое Коновалов Семен Василий улы хөрмәтенә мемориаль такта куелачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Татар һәм рус телләрендә түбәндәге язма урнаштырылган такта: «Бу йортта 1961-1989 елларда Советлар Союзы Герое Коновалов Семен Василий улы яшәде» Кирпичников урамындагы 15-нче номерлы йорт фасадына эленәчәк. Ул С.Коновалов истәлеген мәңгеләштерәчәк.
1942 елда Ростов өлкәсенең Нижнемитякин хуторы янындагы бер сугышта танк командиры лейтенант Коновалов Семен Василий улы экипажы 16 дошман танкын, пехоталы 8 машинаны һәм 2 бронемашинаны юк итә. Казанда Советлар Союзы Герое хөрмәтенә аның исеме белән Совет районының бер урамы аталган.