Гамәлдәге 15 мәйданчыкка эшмәкәрләр өчен 4 сату ноктасы өстәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанда сезонлы тематик ярминкәләр уздыру өчен мәйданчыклар схемасы расланды. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды һәм бүген Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Яңа схема нигезендә, авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен гамәлдәге 15 мәйданчыкка эшмәкәрләр өчен 4 сату ноктасы өстәлгән. Сәүдә мәйданчыклары Идел буе районында - Җиңү проспекты буенча урнашкан 50а йорт янында, Совет районында - Ломжа һәм Юлиус Фучик урамнары киселешендә, Вахитов районында - Бауман урамындагы 20-нче йорт янында, Яңа Савин районында Маршал Чуйков урамында урнашкан 54а йорт янында оештырылачак.