Тиешле карар Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казан шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында урнашкан түләүле муниципаль парковкалар бәйрәм көннәрендә һәм ял көннәрендә транспорт чараларын урнаштыру өчен түләүсез эшләячәк. Ә атап әйткәндә, 1-9-нчы гыйнвар, 22-23-нче февраль, 8-нче март, 1, 3 һәм 10-нчы май, 12-нче һәм 14-нче июнь, 30-нчы август, 4-6-нчы ноябрь, 31-нче декабрь. Шулай ук бушлай муниципаль парковкаларда машинаны Ураза бәйрәмендә һәм Корбан бәйрәмендә бушлай калдырырга мөмкин булачак. Ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә әлеге бәйрәмнәрне уздыру туры килә торган көннәр Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез, киләсе елның 31-нче гыйнварына кадәр Казанда муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы озайтыла. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү чарасы буларак кабул ителде. Эш көннәрендә 7.00-18.00 сәгатьләрдә түләү алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә муниципаль парковкаларда автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин.