155,94 га участокта торак йортлар, социаль учреждениеләр һәм яшел зоналар булдыру каралган
Фото: Марат Мөгыйнов
«Төньяк парк» территориясе «Факел-4», «Родник-4», «Белянкино» һәм «Вишенка» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләре, шулай ук Чабакса торак массивы белән чикләнә.
Проектта социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән комплекслы торак төзү каралган. Территория чикләрендә өч микрорайон, 29 квартал, урам-юл челтәре һәм яшел зоналар бүленгән. Проектлана торган торак фондының гомуми мәйданы 419,8 мең кв. метрны тәшкил итә. Территориядә 14,5 меңнән артык кеше (булган шәхси торак йортларда яшәүче халыкны исәпкә алып) яшәр дип планлаштырыла.
«Төньяк парк» халкы яңа мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре белән тәэмин ителәчәк. Мәсәлән, проект белән һәрберсе 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп, дүрт балалар бакчасы төзү каралган, соңгыларының гомуми сыйдырышлылыгы 1200 кешене тәшкил итә.
Моннан тыш, 3,1 мең кв.м мәйданда – поликлиника, 6,2 мең кв.м мәйданда – физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 5,5 мең кв.м мәйданда мәдәният-ял итү учреждениесе төзү планлаштырыла. Кайбер социаль объектлар, әйтик, китапханә һәм мәдәният-ял итү учреждениесе күпфатирлы йортлар составында ачылачак.
Территорияне транспорт белән тәэмин итү гомумшәһәр һәм район әһәмиятендәге магистраль урамнар, шулай ук җирле юллар төзүдә чагыла. «Төньяк парк»ка шәһәр пассажир транспорты хезмәт күрсәтәчәк. Автомобильчеләргә уңайлы булсын өчен, ачык, җир асты һәм катнаш типтагы парковкалар җиһазландырылачак.
Инженерлык коммуникацияләреннән 26 км озынлыктагы суүткәргеч, канализация-насос станциясе, коллекторлар, яңгыр канализациясе челтәрләре, чистарту корылмалары, җылылык челтәрләре, газүткәргеч һәм башка объектлар төзү күз алдында тотыла.
Шулай ук скверлар, бульварлар һәм бакчалар төзекләндерү каралган.
Территорияне эзлекле рәвештә өч этапта үстерәчәкләр. Инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру вакытына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.