Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2021, 13:26

Казанда татар шагыйре Дөлфәт Маликовка мемориаль такта урнаштырачаклар

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме Татарстан урамындагы 7-нче номерлы йортта мәңгеләштереләчәк, ул анда 1981-2000 елларда яшәгән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Казанда татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дөлфәт Маликовның истәлеге мәңгеләштерелә. Татарстан урамындагы 7-нче номерлы йорт фасадында мемориаль такта урнаштырылачак. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Истәлек тактасында «Бу йортта 1981-2000 елларда күренекле татар шагыйре Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) яшәгән» дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.

Белешмә

Дөлфәт Маликов 1947 елның 1-нче гыйнварында Мөслим районының Яңа Сәет авылында игенче-колхозчы гаиләсендә туа.

Шул ук районның Уразмәт авылында урта мәктәпне тәмамлый.

1965-1969 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

1969 елдан тормышын журналистика белән бәйли. Башта «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли, аннары Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укыганнан соң, «Яшь ленинчы» балалар газетасы хезмәткәре булып эшли. 1983 елда «Чаян» журналына әйләнеп кайта.

Студент елларында ук яза башлый. 1968 елда аның ике дистәгә якын шигыре «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыкта басылып чыга, 1971 елда Хәсән Туфанның кереш сүзе белән «Язмышлар ярында» дигән беренче шигырьләр китабы чыга. Алга таба лирик шигырьләр, поэмалар, балладалар җыентыклары басылып чыга.

2000 елда «Урманнар арасында» дигән шигырь китабы һәм «Йөрәгемне былбыл чакты» исемле сайланма әсәрләр җыентыгы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л.Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле. Авторларга бу опера өчен М.Җәлил исемендәге республика яшьләр премиясе бирелде.

Дөлфәт Маликовка курчак театры өчен берничә пьеса, Г.Камал исемендәге Академия театры өчен драма әсәрләрен тәрҗемә итәргә дә туры килә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар