В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Советлар Союзы Герое турындагы истәлекне Несмелов урамындагы 7-нче номерлы бина фасадында мәңгеләштерәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Казанда Михаил Девятаев истәлегенә мемориаль такта куелачак. Ул Несмелов урамы, 7 адресы буенча Идел дәүләт су транспорты университеты бинасы фасадында урнашачак. Тиешле карар ТР премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган һәм хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Мемориаль такта ачу тәкъдиме белән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Александр Печерскийның хәтер фонды чыгыш ясаган. Анда: «1934-1937 елларда Казан елга техникумында фашист концлагереннән дошман самолетында легендар качыш оештырган Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев укыган» дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, июльдә легендар очучының тууына 104 ел булды. Ул Спас өязе Торбеево авылында туган, 17 яшендә Казанга күченә һәм елга техникумын тәмамлый, ә сугыштан соң Татарстан башкаласына кайта һәм соңгы көннәренә кадәр биредә яши. Советлар Союзы герое, шәһәрнең Мактаулы гражданины Михаил Девятаев хөрмәтенә Вахитов районы урамнарының берсе аның исеме белән аталган һәм елга порты янында ылыслы аллея утыртылды.