Ел башыннан 57 мең кубометрдан артык икенчел чимал җыйдылар
Быел Казан территориясендә калдыкларны аерым җыю өчен 241 сары челтәр урнаштырылган. Халык биш фракция тапшыра ала: макулатура, пластик шешәләр (барлык төсләрдә), теләсә-нинди металл (консерв банкалары, кәстрүлләр), пыяла һәм тетрапак (соклардан һәм сөт продукциясеннән төргәкләр).
Соңгы берничә елда ТР башкаласында барлыгы 1923 сары челтәр барлыкка килде. Ел башыннан аларда 57 мең кубометрдан артык икенчел чимал җыелган, аннары ул полигонга түгел, ә сортларга аеру һәм эшкәртү өчен Васильченко урамындагы чүп-чарны күчереп төяү станциясенә җибәрелә.
Ел ахырына кадәр Казанда икенчел чимал җыю өчен тагын 300-400 челтәр һәм 2025 елда 600 гә якын челтәр кую планлаштырыла. Әгәр әле ишегалдында калдыкларны аерым җыю өчен савыт булмаса, халык үз идарәче компаниясенә яки торак милекчеләре ширкәтенә урнаштыру кирәклеге турында мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә «ТКХП» ИК төбәк операторы.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан республикасы башкаласыннан көн саен 1,6 мең тонна чүп чыгарыла. Әгәр чүпне гади яшел контейнерлардан сортларга аеру уртача 10-12% икенчел ресурс җыярга мөмкинлек бирсә, сары челтәрләрдән сортларга аеру 70 % ка нәтиҗәлерәк. Калган 30% калдык икенчел чималга керми.