Эшләрне ял көннәренә тәмамларга планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Казанда Декабристлар урамында футболчы-укучылар скульптур композициясенең нигезен ныгыталар. “Фестиваль” бульварында барлыкка килгән яңа арт-объект вакытлыча киртәләп алынган.
Асия Миңнуллинаның “Күн туп” турнирына багышланган скульптур композициясе берничә элементтан тора: ике малай фигурасы, мәктәп букчалары. Тышкы төзекләндерү комитетында сөйләгәнчә, хәзерге вакытта скульптур композициясенең нигезен ныгыту эшләре бара. Мәйданчыктан әлегә букчаларны алып киткәннәр – аларның сыннарны беркетү арматурасын алмаштырачаклар.
Укучылар сыннары да башкача беркетеләчәк – аларны яңа цемент катнашмасына урнаштырачаклар, дип аңлатты сынчы Артур Давыдов. Билгеле булганча, сыннар тиешенчә урнашып бетмәгән, аларга берничә көн тотынырга кирәк булмаган, ләки бульварда йөрүчеләр сыннарны шактый какшатып өлгергән. Шуңа күрә кешеләр куркынычсызлыгы өчен аларны киртәләп куйганнар. Эшләр тәмамлангач, сыннар 1-2 көнгә койма артында торачак. Эшләрне ял көннәренә тәмамларга планлаштырыла.