Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2019, 12:09

Казанда «Тоталь диктант»ны 2,6 меңнән артык кеше язды

Быел Халыкара акциягә дөньяның 81 иле кушылган, ә «Тоталь диктант»та 236 меңнән артык кеше катнашкан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Алсу Сафина). Быел Татарстанда яшәүче 6005 кеше, шул исәптән 2643 казанлы «Тоталь диктант»та катнашты. Шуларның 7,2%-ы диктантны бер хатасыз язган. Акциянең иң яшь катнашучысына 8 яшь булса, ә иң өлкәненә – 82. Язу өчен «апостол», «пьеса» һәм «пессимистик» сүзләре иң катлаулылары булган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында «Тоталь диктант» акциясенең рус теле һәм филологиясе укытучыларының республика эксперт советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Ирина Александровна җиткерде.

Быел Халыкара акциягә дөньяның 81 иле кушылган, ә «Тоталь диктант»та 236 меңнән артык кеше катнашкан. Иң күп мәйданчык АКШ, Германия, Кытай, Казахстанда ачылган. Акциядә беренче тапкыр Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашты: Республикада «Тоталь диктант» язу өчен 91 мәйданчык ачылды, шул исәптән Казанда 27 мәйданчык эшләде.

Татарстанда акциядә катнашучылар саны 2 мең кешегә арткан.

Канәгатьләнерлек булмаган эшләр саны кимегән. Ә "отличник"ларга килгәндә, быел алар бераз күбрәк. Әйтик, узган ел диктантны хатасыз язучылар 7% тәшкил иткән булса, ә быел – 7,2%. «Бу начар нәтиҗә түгел, ил буенча уртача алганда шундый ук нәтиҗәләр», - диде Ирина Александровна. Сүз уңаеннан, Казанда катнашучылар саны ике тапкырга арткан, эш сыйфаты да яхшырган, әмма отличниклар саны, тулаем алганда, Татарстан белән чагыштырганда түбәнрәк.

Искәртеп узабыз, быел «На дне» пьесасы буенча язылган «Тоталь диктант» тексты авторы язучы, әдәбият белгече, Лев Толстой һәм Максим Горький иҗатын өйрәнүче Павел Басинский булды.

Яшь тамашачылар театрының, Качалов театрының танылган актерлары, танылган журналистлар Казанда «Тоталь диктант» дикторлары булды. Акцияне уздыру өчен Татарстанда 150 волонтер җәлеп ителде. Экспертлар сыйфатында 170 кеше чыгыш ясады.

Барлык яңалыклар