В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан транспорт» кушымтасын 257 мең тапкырдан артык күчереп алганнар
Денис Гордийко фотосы
2025 ел башыннан 384 меңнән артык казанлы җир өсте электр транспортында йөрү өчен «Казан транспорт» мобиль кушымтасы ярдәмендә түләгән.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә QR-код буенча 304 меңнән артык һәм геолокация буенча 80 меңгә якын транзакция башкарылган.
Юл йөрү өчен кондукторсыз түләү мөмкинлеге барлыкка килгәннән бирле «Казан транспорт» мобиль кушымтасын 257 меңнән артык шәһәр кешесе күчереп алган.