Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2024, 14:27

Казанда ботулизм белән авырган 13 кеше стационар дәвалану уза

Авыручылар арасында балалар юк

Казанда стационар дәвалануны ботулизм белән авыручы 13 кеше уза. Әлеге вакытта җиде пациент авыр хәлдә, аларның берсе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыручылар арасында балалар юк. Бүген хастаханәдән терелгәннәрнең кайберләрен чыгару планлаштырыла, бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Ботулизм белән авыруның беренче очракларын 17 нче июньдә Мәскәүдә һәм Казанда ачыклаганнар, аларны шулай ук Мәскәү өлкәсендә һәм Түбән Новгородта теркәгәннәр. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина ачыклаганча, йоктыру йогышлы продукция куллану аркасында килеп чыккан. Аның сүзләренчә, 132 данә калган товар төркеме складлардан алынган һәм референс-үзәккә тикшеренүләргә юнәлдерелгән.

Шул ук вакытта Татарстанда кызамык таралу белән бәйле киеренке эпидемик хәл кала бирә. Ел башыннан бирле республикада авыруның 212 очрагы теркәлгән, шул исәптән, читтән килгән кешеләрдән йоккан — 20%, чит илгә чыгу белән бәйле — 7%, Россиянең башка төбәкләренә сәфәр белән — 44 %, Татарстан территориясендә кешеләр арасында элемтәләр белән 29% кеше авырган дип ачыкланган. Узган ел кызамык авыруының 146 очрагы ачыкланган.

Кызамык таралу урыннарында 2992 кеше вакцинацияләнергә тиеш, шуларның бүгенгә 72% халыкка прививка ясатылган. Медицина күзәтүе авыруның сигез актив чыганагында дәвам итә. «Вакцинация һичшиксез үткәрелергә тиеш, аңа ике тапкыр прививка ясату керә. Җәйге чорда шәһәр читенә чыгарга җыенучыларга кызамыкка каршы прививка ясату турында кайгыртырга кирәк. Әлеге чир һәр җирдә таралган», — дип аңлатты Любовь Авдонина.

Хәзерге вакытта республиканың йогышлы хастаханәләрендә кызамык белән авыручы дүрт пациент бар, шул исәптән ике бала. Алар барысы да тиешле дәвалау ала, сәламәтлекләре торышы буенча курку юк, дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Татарстанда йогышлы авыруларның саны арту сәбәпле вакытлы госпитальләр ачканнар иде, хәзер янәдән акрынлап ябалар. 10 медицина учреждениесендә 230 урын корылган, шуларның 81% гына буш түгел. Атна саен республикада 130-140 йоктыру очрагы теркәлә. Соңгы атнада 134 инфекция очрагы ачыкланган, бу алдагы атна күрсәткечләреннән 8% ка түбәнрәк. COVID-19 һәм ОРВИ таралу белән бәйле эпизод бүгенге көндә имин булып кала бирә, дип йомгаклады Любовь Авдонина.

Барлык яңалыклар