Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2022, 12:01

Казанда «Шәһәрле-галим» лабораториясе дәресләре башлана

Ай дәвамында 100 дән артык катнашучы экотуризм нигезләрен өйрәнәчәк һәм экспертларга үзләренең экологик проектлары концепциясен тәкъдим итәчәк.

Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июль, Юлия Летникова). Казанда «Шәһәрле-галим» лабораториясе дәресләре башлана. Фотосәфәр форматындагы беренче гамәли чара иртәгә, 9 нчы июльдә узачак, ә кичә проектта катнашучы 60 кеше лаборатория спикерлары белән очрашты һәм 9 нчы июльдән 14 нче августка кадәр булачак дәресләр программасы белән таныштылар.

Шәһәр лабораториясендә 16 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге 110 казанлы катнашырга теләк белдергән. Алар экотуризм нигезләрен өйрәнәчәкләр, су пробаларын алачаклар һәм һаваның пычрану дәрәҗәсен үлчәячәкләр, экологик практикалар һәм медиа-арт кисешкән урында эшләүче рәссамнар белән танышачаклар, шулай ук экспертларга үз экопроектларының концепцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Проект ахырында пляж кичәсендә оештыручылар лаборантларга дипломнар тапшырачак.

Пикник форматындагы беренче очрашу узган ел ачылган Казансу яр буенда узды. Җыелган активистларны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сәламләде. Ул ассызыклаганча, проект экологик өлкәдә яңа белемнәр алуга юнәлтелгән. «Безнең максат – Казанның экологик көн тәртибенә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итү һәм шәһәр халкына елганың экосистемасы, аның флорасы һәм фаунасы, шулай ук аны саклау мөһимлеге турында сөйләү», – дип билгеләде И.Куляжев.

Лаборатория кысаларында бик күп төрле чаралар үткәрү планлаштырылган, һәркем үзе өчен файдалы мәгълүмат алсын иде, дип игътибарны юнәлтте Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова. «12 дәрес эчендә галим булып булмый. Әмма әлеге вакыт эчендә үзеңдә кызыксынучанлыкны үстерергә һәм кызыклы тикшеренүче булырга мөмкин», – диде ул.

Татарстанда шәһәр мохитен үстерү программасы кураторы Наилә Зиннәтуллина тыңлаучыларга теоретик һәм гамәли дәресләр, шулай ук аларны кем уздырачагы турында сөйләде. Шуннан соң катнашучылар төркемнәрдә эшләргә кереште, анда Казансуны үстерү идеяләре турында фикер алыштылар һәм тәкъдимнәр ясадылар, аларның проектларын, шул исәптән лаборатория дәресләрендә дә тормышка ашырырга мөмкин булачак. Мондый идеяләр арасында су экскурсияләрен оештыру, яр буенда экойорт төзү, Казансу экосистемасының виртуаль картасын булдыру, Кызыл Китаплы үсемлекләр утырту һәм башкалар бар иде. «Шәһәр халкы тәкъдимнәренең күбесе инде эш процесында. Идеяләрнең синхронизацияләнүе – мондый проектларны чыннан да тормышка ашырырга кирәклеге күрсәткече», – дип билгеләп үтте Дарья Толовенкова.

Чара төрле яшьтәге активистларны берләштерде, күпләр гаиләләре белән килде. Казанда яшәүче Елена Фадеева очрашуга ире һәм улы белән килгән. Аның сүзләренә караганда, табигатьне саклау темасы аларның гаиләсенә якын. «Без Казансу яр буенда еш йөрибез, елга экосистемасын саклап, аны ничек төзекләндерүләре ошый. Проектның анонсын күргәч, яр буе территорияләрен төзекләндерү процессы ничек барганын белү һәм елга системасын саклауга үз өлешебезне кертү өчен катнашырга булдык», – дип сөйләде ул. «Проект дәресләрдә фикердәшләр белән танышырга, җәмәгать эшчәнлегендә катнашырга, шәһәргә файда китерергә мөмкин булуы белән җәлеп итте», – дип аңлатты Е.Фадеева.

Лабораториядә укучылар да катнашты, алар арасында Киров районының 153 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Екатерина Лазарева да бар иде. Ул мондый проектта беренче тапкыр катнашуын, ә лаборатория турында Казансуны үстерү стратегиясенең Telegram-каналыннан белүен сөйләде. «Хәзер экология белән күпләр, шул исәптән мин дә кызыксынам. Лаборатория мине үзенең дәресләр программасы белән кызыксындырды, анда үз вакытыңны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге булачак. Дәресләрнең җәйге каникуллар вакытында узуы уңайлы. Яшьләрнең буш вакытлары күп, аларны рәхәтләнеп экологик белем алуга багышлап була», – дип уртаклашты Е.Лазарева. Укучының сүзләренә караганда, ул дәресләр программасын өйрәнгән һәм иртәгә, 9 нчы июльдә узачак ботаника фотодәресенә теркәлергә өлгергән.

Фотосәфәр форматындагы лабораториянең беренче дәресе Рус-Алман Швейцариясе территориясендә узачак. Активистлар КФУның ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы доценты Галина Демина белән бергә Казансу яр буе флорасын өйрәнәчәкләр, ә фотограф Динә Трошина катнашучыларны матур кадрлар төшерергә өйрәтәчәк. Ясалган фотоларны шәһәрлеләр I Naturalist кушымтасына өстәячәк, биредә галимнәр кулланучылар өстәгән кадрларны тикшерәчәк. Архитекторлар әлеге мәгълүматларны проектлаганда исәпкә алалар. Аннан соң иң кызыклы фотографияләр ТР Милли китапханәсендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә Казансу елгасының үсеш стратегиясе матбугат хезмәте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, белем бирү блогындагы вакыйгаларны, воркшоп һәм экокичәләрдән тыш, барлык теләүчеләр дә карый алачак – һәр чарага теркәлү өчен үз сылтамасы булачак.

«Шәһәрле-галим» лабораториясе проекты Казан Мэриясе, Казансу үсеше стратегиясе, ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Киләсе чараларның анонслары, аларның тулы тасвирламасы белән, Казансуның үсеш стратегиясенең Telegram-каналында барлыкка киләчәк.

Анда шулай ук ТР Экология министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының өлкән фәнни хезмәткәре Тимур Әүхәдиев катнашты.

Барлык яңалыклар