В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Казан паркларында «Яшел фитнес» проекты тарафыннан йолдызлар белән күнегүләр башлана. Беренче дәрес 22-нче августта Горький исемендәге паркта узачак.
Дәресне регби буенча спорт мастеры Виталий Важев үткәрәчәк. Тренировка 11.00 сәгатьтә башлана.
Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк.
Танылган спортчылар белән күнегүләр җәйге сезон тәмамланганчы атна саен оештырылачак, дип хәбәр ителә «Яшел фитнес» проектының социаль челтәрендә.