Чара «Светлый», «Салават күпере», «Арт-сити» торак комплекслары территорияләрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). 4-нче июльдә Казанда «Яшел фитнес» проекты саф һавада беренче җәйге күнегүләрне уздыра башлый. Дәресләр катнашучылар саны чикләнгән (10 кешегә кадәр!) йорт яны территорияләрендә узачак.
Чара «Светлый», «Салават күпере», «Арт-сити» торак комплекслары территорияләрендә, шулай ук Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы мәйданчыгында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Проектның рәсми Instagram-аккаунтында җәдвәл белән танышырга һәм тренировкага язылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Яшел фитнес» проекты Казанда 2015 елда старт алды. 5 ел эчендә ул илнең 62 шәһәрендә 350 мең катнашучыны колачлады.