В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген “Әкият” курчак театры яныда Россиянең яшь артистлары чыгыш ясаячак һәм бию мастер-класслары узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Бүген “Әкият” курчак театры яныдагы Чәчәк фестивалендә ел саен үткәрелә торган “Мәдәни мохит” проекты старт ала. “Яшь йөрәкләр” хәйрия концерты белән Россиянең яшь артистлары чыгыш ясаячак, ә эпизодларда “Нагорный” мәдәният йортының “Микс” балалар хореография студиясе чыгыш ясый. Казанлылар бию мастер-классларында катнаша алалар. Программа 16.00 сәгатьтә башлана.
Төрле социаль-мәдәни чаралар һәр чәршәмбе узачак. 15 августтан “Мәдәни мохит” проектына шәһәрнең башка популяр җәмәгать киңлекләре кушыла: Горький паркы, “Дәрвишләр” скверы, Аксенов ис.сквер, “Наратлык” паркы, “Крылья советов” паркы, Урицкий паркы, Горки-Әмәт урманы, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.